“Җиңү җыры” конкурсы

 

779707Россиядә “Әдәбият елы” кысаларында уздырылучы чараларда укучылар актив катнашалар. Казанда 5 нче май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү җыры” конкурсына йомгак ясалды. Конкурс “Прогресс” яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар союзы, Татарстан Республикасы Язучылар союзы тарафыннан беренче тапкыр оештырылды. Читать далее

Г.Тукайның тууына 129 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы

 

1361_42361827 нче апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә районның барлык татар теле һәм  әдәбияты укытучылары, гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар, язучылар, ветеран укытучылар катнашында Г.Тукайның тууына 129 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмдә Г.Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Балалар бакчасы нәниләре, тәрбиячеләре тарафыннан сәхнәләштерелгән күренешләр куелды.

“Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерүдә текст белән эшләүнең роле”

 

22 нче апрель көнне Т.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерүдә текст белән эшләүнең роле” дигән темага семинары узды. Семинар барышында 6, 11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәресләре һәм “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дигән бәйрәм кичәсе каралды. Шулай ук укытучылар үз эшчәнлекләре  буенча электрон иҗат лабораториясен тәкъдим иттеләр. Республикакүләм семинарларда  булган яңалыклар белән таныштырдылар.

Шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы

 

BRI9gOg4-dY20 нче мартта Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада шагыйрә Клара Булатова үзе, Әлмәт Язучылар оешмасы вәкилләре, Әлмәт, Азнакай шәһәрләре идарәсеннән вәкилләр катнашты. Әлеге чара Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән үткәрелә. Читать далее

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә

 

X5DkaV0Ueeo18 март көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче этабы узды. Сайлау турыннан узган Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбеннән Алия Шәйхетдинова, Тат. Бүләр гомуми белем бирү мәктәбеннән Алисә Вәҗетдинова, Мөслим гимназиясеннән Илүзә Кашапова һәм Нәзилә Сәрварова уңышлы чыгыш ясадылар. Мәртәбәле жюри укучыларның эшен югары бәяләде.

«Татармультфильм» Әлдермештән Әлмәндәр турында халык мультфильмы төшерү проектын башлап җибәрде

 

eldermeshten-elmender-620x330“Татармультфильм” берләшмәсе народныймультфильм.рф проектын башлап җибәрә һәм шуның кысаларында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча анимацияле фильм төшерергә әзерләнә.

30 елдан артык әлеге комедия Камал театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Бүген әлеге легендар геройны анимация образында яңадан торгызу мөмкинлеге туды. Заманча яңа анимация технологияләре белән төшереләчәк бу мультфильмның бюджеты 7,8 млн. сум тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру өчен, берләшмәнең мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә әлеге күркәм башлангычка мәдәниятебезгә битараф булмаган, ярдәм итәргә теләгән һәрбер кеше үзенең өлешен кертә ала. Тагын ->

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ул көннәрнең даны онытылмас” видеочыгышлар бәйгесе

 

70el_0Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ул көннәрнең даны онытылмас” (“Этих дней не смолкнет слава”) дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе үткәрәләр.

Бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның оныклары, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша алалар. Бәйгедә катнашу өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараның видеосын (татар һәм рус телләрендә) оештыручылар адресына юлларга кирәк.

Бәйгенең номинацияләре:

  1. Иң яхшы режиссёрлык эше (куелыш);
  2. Иң яхшы сценарий;
  3. Иң яхшы актёрлык эше;
  4. Бөек Ватан сугышында җиңү темасын иң яхшы яктырту;
  5. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иң яхшы авторлык җыры.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм видеоматериаллар ике ай дәвамында 27 февральдән алып 27 апрельгә кадәр xat@belem.ru электрон почта адресына яисә CD/DVD-диск белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 52 йорт, 401 оф. адресы буенча кабул ителә.

Бәйге турында тулы мәгълүмат белән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.