БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫННАН ИНФОРМАЦИОН ХАТ

 

Хөрмәтле коллегалар! Сезне татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы фән көненә багышлап үткәреләчәк “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференциядә катнашырга чакыра. Конференция 2014 нче елның 7 нче февралендә үткәрелә. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла. Материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Конференция 7 нче февральдә 10 сәгатьтә башлана. Тулысынча

IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә

 

34835416 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында урта белем бирү оешмалары укучыларының “Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле  IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә Мөслим урта мәктәбе укучылары Мөхәммәдиярова Лилия — I дәрәҗә дипломга, Сәйфетдиярова Алсу III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Укучыларны конференциягә әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы әзерләде. Афәрин, кызлар!

Борынгы яңа мәктәп

 

50507016 нчы ноябрь көнне Мөслим мәктәбе капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты. Тантанага Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, төзелештә катнашкан оешма җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, мәгариф министрлыгыннан вәкил, әти – әниләр һәм башка кунаклар катнашты. Фоторепортаж.

Сингапурча укыта башладык

 

11нче ноябрьдә Мөслим лицеенда Сингапурдан һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгыннан килгән вәкилләр катнашында сингапурча укыту методикасы  белән ачык дәресләр үткәрелде. Ул дәресләрне түбәндәге укытучылар бирде: Хәкимова З.З. (7а, физика), Хәбибуллина Э.Р. (4б, рус теле), Җәләева С.Н.(5б, тарих), Хәлиуллина  (6б, рус теле), Галимова Л.И. (9б, математика). Фоторепортаж.

«Яшьләр фәнни эзләнүдә»

 

Укучыларның «Яшьләр фәнни эзләнүдә» исемле республика фәнни-гамәли конференциясе. Эшләрне җибәрү вакыты — 20 ноябрьгә кадәр.

WБеркетелгән файл: нигезләмә