Сайтка — өченче урын

 

диплом2 (NXPowerLite)«Белем җәүһәрләре — 2013» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә сайтыбыз өченче урынны алды. «Белем җәүһәре» исемен ел саен аклап килгән, татар халкының телен, мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты» дипломга лаек булды. Тулырак мәгълүмат, фоторепортаж — бәйгенең рәсми сайтында.

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)

 

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?

Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

  • Уку материалының темасын
  • Теманың дидактик максатын
  • Дәреснең дидактик максатының тибын,
  • Дәрес тибын ачыклау:
  1. Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту
  2. Яңа белемнәрне ныгыту
  3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану
  4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
  5. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
  • Дәрес структурасын уйлау
  • Дәресне җиһазлау
  • Уку материалының эчтәлеген сайлау
  • Укыту методларын сайлау
  • Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау
  • Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү
  • Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар. Тулысынча

«Мәгариф һәм фәндә заманча тенденцияләр»

 

«Юком» консалтинг компаниясе читтән торып «Мәгариф һәм фәндә заманча тенденцияләр» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Катнашу түләүле. Докладларны җибәрү вакыты — 31 нче октябрьгә кадәр.

WБеркетелгән файл:  нигезләмә