Дәреслекләрнең федераль исемлеге

 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 28.12.2018 елгы 345 нче номерлы боерыгы нигезендә дәүләт мәктәпләрендә кулланырга тиешле уку дәреслекләре исемлеге расланды. Боерык Россия Федерациясе мәктәпләрендә яңа уку елына мәктәп китапханәләрен туплау һәм яңарту өчен кулланылачак. Фәннәрне татар телендә укыту дәреслекләре исемлеккә кермәгән. Шулай ук татар халкы яки Татарстан тарихыннан дәреслекләр дә юк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бүген дәүләт теле буларак татар телен укытуның якынча програмнары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәләр. Туган тел буларак татар телен укыту програмнары да әзер, алар экспертиза узган. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту програмнары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак. Аның сүзләренчә, 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш.

Йөкләү

«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.