«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2013 — 2014 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

06Даутова Г.М., Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

5 нче сыйныф өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, А.Г.Яхин төзегән “Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту” программасында әдәбиятка 70 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.

Беркетелгән файл: 5 kl

Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун “ поэмасына анализ

 

06Даутова Г.М., Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1) А.Яхин программасы буенча эшләп дәрес структурасын Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп үткәрү; 2) шигырь һәм поэмага төшенчә бирү; 3) укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү; 4) батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре  тәрбияләү.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Тукай — публицист. Шагыйрь иҗатының бөтенлеге.

 

14Ситдыйкова Ч.И., Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.. Г.Тукай әсәрләренең уртак якларын гомумиләштерергә өйрәтү. Шигырьләренең, публицистик әсәрләренең уртак эчтәлеген табу. Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү. Шагыйрь иҗатына, әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек. Г. Тукай портреты,  китаплар күргәзмәсе, укучылар иҗат иткән рәсем-иллюстрацияләр,  Г.Тукай турында электрон дәреслекләр һ.б.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

Х.Туфан, Һ.Такташ — иҗатташ дуслар

 

14Ситдыйкова Ч.И., Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Хәсән Туфанның тормыш һәм  иҗат юлын өйрәнү, шигырьләренә анализ ясау аша иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау, Һ.Такташ шигырьләре белән уртак һәм аермалы якларын табу. Укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү, туган телгә, шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Х. Туфан, Һ. Такташ  портреты, китапларыннан күргәзмә, Туфан турында газета-журнал материаллары, мультимедиа әсбаплар, видеопроектор.

WБеркетелгән файл: дәрес эшкәртмәсе

А.Г.Яхин методикасына нигезләнеп Х.Туфан иҗатын өйрәнүнең үзенчәлекләре

 

06Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар урта белем бирү мәктәпләрендә альтернатив программалардан куллану, дәреслекләрне файдалану артканнан арта бара.

Яхин Альберт Гатин улы төзегән альтернатив программада рухи тәрбия бирү дә, матурлыкка өйрәтү дә — төп максатларның берсе. Хәзер ул — балаларны уйларга өйрәтү белән кушылган. Тәрбия дә, матурлык та әдәби әсәрләр эчтәлегендә. Башкача әйтсәк, тәрбия — әсәрләргә анализ ясап, эчтәлекләрен ачыклау нәтиҗәсе ул. Тулысынча

Кеше китә, җыры кала…

 

29Садертдинова Д.З. Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кеше китә, җыры кала… (А.Г.Яхин концепциясе буенча укытуда М.Фәйзинең «Галиябану» драмасын өйрәнү)

qiuБеркетелгән файл: презентация