«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.

Шушы яктан, шушы туфрактан ул

 

03Хәкимова Гөлнара Шәриповна, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

(Факил Сафин иҗатына багышланган очрашу кичәсе)

 Кичә үткәрелә торган бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә чәчәкләр куела. Ф.Сафин портреты, әсәрләреннән өзекләр эпиграф итеп стенага язып эленә. Китапларыннан күргәзмә оештырыла. “Казан утларры”, “Татарстан”, “Аргамак”, “Офык”, “ Фән һәм мәктәп”, “Мәйдән җурналлары”, “ Көмеш кыңгырау” газетасы, әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урын ала. Тулысынча

Хезмәтем — җан рәхәтем

 

07Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

TTM-gzalilova«Татар теле мөгаллимнәре өчен электрон ресурслар җыентыгы».

Җыентыкның демоверсиясе: http://gzalilova.narod.ru/1/index.html

Беркетелгән файл: җыентык

Класстан тыш эшләр

 

  Дәүләтова Р.Ф. Бала чагым ямьле Тойгелдедән, Сарсаз буйларыннан башлана (әдәби-музыкаль кичә)

   Шәңгәрәева З.Н. Иң җылы яктылык (8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелүче класс сәгате)

   Әмирова М.Р. Тукай безнең күңелләрдә (5 — 8 сыйныф укучылары өчен әдәби – музыкаль кичә)

  Әмирова М.Р. Мәктәптә «Туган тел көне»

  Даутова Г.М. Без синең шәкертләрең (Г.Тукайның туган көненә багышланган кичә)

   Гарифуллина Д.Р. Көчсез звено (7-9 нчы класс укучылары өчен класстан тыш чара)