«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.

“Яшь филолог” республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференциясендә

 

1361_912782Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясендә “Яшь филолог” республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференция үтте. Конференцияне оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,  Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе.  Укучылар 10 секциядә көч сынаштылар. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татарстан Рспубликасы язучылары иҗаты” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина, “Татар тел белеме” секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Азилә Нәҗмиева чыгыш ясады. Алар III дәрәҗә Диплом һәм Ярослав Гашек музеена билет белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре — татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Д.Р.Гарифуллина, Г.Л.Нәҗмиева.

Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган квест-уен

 

1361_90824626 нчы апрель көнне  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның  131 еллыгына багышланган зур чара үткәрелде.  Әлеге бәйрәм тантанасы  быел яңа форматта – квест-уен формасында – оештырылды. Квест уенында районның 6 база һәм Актаныш, Минзәлә мәктәпләре үзләренең командаларын тәкъдим итттеләр. Калган 14 мәктәп күргәзмә материаллары белән кичәне бизәде. Бәйрәмнең  зур кунаклары булып халык шагыйре,  Г.Тукай исемендәге премия иясе  Фоат Садриев һәм балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов  та килгән иде.

Республикүләм Тукай укуларында

 

1424796Мөслим лицееның 5а сыйныфы укучысы Бикмурзина Аделина (җитәкчесе — Ситдикова Э.Д.) һәм 8а сыйныфыннан Гулиева Кулшэн (җитәкчесе — Ситдикова Ч.И.) Зәй шәһәрендә үткән Республикүләм Тукай укуларында катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.

ФГОС (ФДББС) шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан укыту методик кулланмалар белән эшләү принциплары һәм алымнары

 

19 апрель көнне Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Казан утлары» журналы редакциясе, Мәгариф һәм фән министрлыгының “Милли мәгариф” идарәсе, Мөслим муниципиаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “ФГОС (ФДББС) шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан укыту методик кулланмалар белән эшләү принциплары һәм алымнары” темасына  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.

Республикакүләм Тукай укуларында

 

1361_89754614 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм Тукай укуларында Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Айбулат Шафигуллин, “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына лаек булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Шәфигуллина), «Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан» секциясендә Тат.Шуран төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Инзилә Фазлыева шулай ук III дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына лаек булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.М.Шаева), «Табигать — тиңсез хәзинә»  (укучылар тарафыннан иҗат ителгән табигатьне саклау темасына язылган кечкенә хикәяләр) секциясендә Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Илүзә Кашапова актив катнашучы сертификатына ия булды. Укучыларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.