Дистанцияле уку: татар теле дәресләре

 

Кадерле укучым! Без сезнең белән үзлектән укуга күчәбез. Мөстәкыйль укуның үз уңайлыклары бар. Син үзең теләгән вакытыңда тәкъдим ителгән мәгълүмат белән таныша, биремнәрне эшләгәндә авырлыклар туса, һәрвакыт укытучың белән элемтәгә керә аласың. Сылтамалар (ссылкалар) буенча күчә алмасаң, аны күчермәләп алып, адрес юлына куй һәм ENTER төймәсенә бас. Биремнәрне башкару өчен дәрес үткән көнне 20.00 сәгатькә кадәр  вакыт билгелик. Көн дәвамында эшләгән биремеңне укытучыга җибәреп, син билге алачаксың. Хәерле сәгатьтә! Уңышлар телим! Башладык!

ТАТАР МӘКТӘБЕ (КОД 81):

5 нче сыйныф

1 нче дәрес.  Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.карарга

2 нче дәрес. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре. Әдәби тел сүзләре. Диалекталь сүзләр, атамалар.

3 нче дәрес. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

4 нче дәрес. Сүзлекләр һәм алардан файдалану.

5 нче дәрес. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Эш кәгазьләре. Якын кешеләргә, дусларга, танышларга хат язу. 

6 нчы сыйныф

Хәл фигыль, исем фигыль һәм инфинитив фигыльләрне кабатлау.

1 нче дәрес. Хәл фигыль.

2 нче дәрес. Исем фигыль.

3 нче дәрес. Инфинитив.

4 нче дәрес. Ярдәмче фигыльләр.

5 нче дәрес. Мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль буларак кулланылышы.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Тәмамлык турында төшенчә, сораулары, җөмләдәге урыны. Туры һәм кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2 нче дәрес. Хәлләр. Вакыт хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Урын хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. 

3 нче дәрес. Рәвеш хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Күләм хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

4 нче дәрес.  Сәбәп хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

5 нче дәрес. Максат хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

6 нчы дәрес. Шарт хәле, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны. Кире хәл.

7 нче дәрес. Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

8 нче дәрес. Аныклагычларның аерымлануы, алар янында тыныш билгеләре.

8 нче сыйныф

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

1 нче дәрес. Катнаш кушма җөмлә.

2 нче дәрес. Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

3 нче дәрес. Катнаш кушма җөмлә.

4 нче дәрес. Эш кәгазьләре: беркетмә язу.

9 нчы сыйныф 

1 нче дәрес. Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел һәм тарих.

2 нче дәрес. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары. Хәзерге татар милли әдәби теленең барлыкка килүе.

3 нче дәрес. Татар сөйләмә теленең төп диалектлары.

4 нче дәрес. Икетеллелек. Татарстан Республикасы Законы. Татар әдәби телен тергезү, саклау һәм үстерү.

10 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Эш кәгазьләре: ышаныч кәгазе һәм акт язу.

2 нче дәрес. Беркетмә (протокол) язу. Васыятьнамә турында мәгълүмат.

11 нче сыйныф

1 нче дәрес.  Аерымланган хәл,аныклагыч,тиңдәш кисәкләр ,гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади җөмләдә тыныш билгеләре.

2 нче дәрес. Кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

ТАТАР ТӨРКЕМЕ (КОД 82):

5 нче сыйныф

1 нче дәрес. Сүзнең тамыры һәм кушымчасы.

2 нче дәрес. Сүз ясагыч кушымчалар.

3 нче дәрес. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

4 нче дәрес. Модальлек белдерүче кушымчалар.

5 нче дәрес. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

6 нчы дәрес. Сүзнең нигезе.

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Рәвеш сүз төркемен  кабатлау.

2 нче дәрес. Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы.

3 нче дәрес. Зат алмашлыклары. Тартым алмашлыклары.

4 нче дәрес. Күрсәтү алмашлыклары. Сорау алмашлык­лары.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре. Бәйлек сүзләр.

2 нче дәрес. Бәйлекләргә морфологик анализ.

3 нче дәрес. Теркәгечләр. Теркәгечләрнең төркемчәләре.

4 нче дәрес. Теркәгечләрнең төркемчәләре. 

8 нче сыйныф

1 нче дәрес. Әйтү максаты ягыннан  җөмлә төрләре.

2 нче дәрес. Раслау һәм инкяр җөмләләр.

3 нче дәрес. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

9 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Публицистик стиль.

2 нче дәрес. Әдәби стиль.

3 нче дәрес. Сөйләм культурасы.

4 нче дәрес. Әдәби тел нормалары.

10 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Сүз ясалыш ысуллары (Исем, фигыль, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәренең ясалышы.)

2 нче дәрес. Сүз ясалыш ысуллары (парлы, тезмә, кушма, кыскартылма)

11 нче сыйныф

1 нче дәрес. Текст.

2 нче дәрес. Татар әдәби теленең функциональ стильләре һәм аларның бер-берсенә йогынтысы.

РУС ТӨРКЕМЕ (КОД 83):

1 нче сыйныф

1 нче дәрес. Савыт-саба. / Посуда.

2 нче дәрес. Савыт-саба. / Посуда.

3 нче дәрес. Киемнәр. Одежда.

2 нче сыйныф

1 нче дәрес. Татарстан картасы.

2 нче дәрес. Светофорның өч күзе.

3 нче дәрес. Биремле контроль күчереп язу.

3 нче сыйныф

1 нче дәрес. “Әдәпле булыйк” темасы буенча күнегүләр эшләү.

2 нче дәрес. Вопросы Кто? Кого? Кому?  Употребление в предложении  Көн саен.

3 нче дәрес.  Союз- поэтому (чөнки), потому что.

4 нче сыйныф

1 нче дәрес. Повторение степени прилагательных.

2 нче дәрес. Контрольное списывание “Әбисе белән оныгы”.

3 нче дәрес. Парные слова и их правописание.

5 нче сыйныф

1 нче дәрес. Телефоннан сөйләшү этикеты.

2 нче дәрес. Сыйфат дәрәҗәләре. / Степень сравнения прилагательных.

3 нче дәрес. Эш кәгазьләре стиле. Белдерү. / Официально-деловой стиль. Объявление.

4 нче дәрес. Бәйлекләр / Послелоги.

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Г.Камал театры.

2 нче дәрес. Табигать.

3 нче дәрес. Боерык фигыльнең 3 нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

4 нче дәрес. Бездә яшәүче кошлар.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Шәүкәт Галиевнең “Тагын бер рәхмәт” шигыре. 

2 нче дәрес. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль. 

8 нче сыйныф

1 нче дәрес. Теркәгечләр.

2 нче дәрес. Табигать һәм без.

9 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

2 нче дәрес. Ләбибә Ихсанова “Лачын кыз” хикәясеннән өзек. 

3 нче дәрес. Г.Әпсәләмов “Батырлык” романыннан өзек белән танышуга әзерлек.

4 нче дәрес. Г.Әпсәләмов “Батырлык” романыннан өзек белән танышуга әзерлек.

Биремнәрне эшләгәч, җавапларыңны укытучыңа җибәр. Ә түбәндәге форма ярдәмендә син килеп туган техник кыенлыклар буенча киңәшләр ала аласың. Тизрәк җавап алу өчен, исемеңне, мәктәбеңне, сыйныфыңны, электрон адресыңны күрсәтергә онытма.

Дистанцияле уку: татар әдәбияты дәресләре

 

Кадерле укучым! Без сезнең белән үзлектән укуга күчәбез. Мөстәкыйль укуның үз уңайлыклары бар. Син үзең теләгән вакытыңда әдәби әсәр белән таныша, биремнәрне эшләгәндә авырлыклар туса, һәрвакыт укытучы белән элемтәгә керә аласың. Сылтамалар (ссылкалар) буенча күчә алмасаң, аны күчермәләп алып, адрес юлына куй һәм ENTER төймәсенә бас. Биремнәрне башкару өчен дәрес үткән көнне 20.00 сәгатькә кадәр  вакыт билгелик. Көн дәвамында эшләгән биремеңне укытучыга җибәреп, син билге алачаксың. Хәерле сәгатьтә! Уңышлар телим! Башладык!

ТАТАР МӘКТӘБЕ (81 НЧЕ КОД)

5 нче сыйныф.

1-2 нче дәресләр.  Ф. Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше. (2 дәрес)

3-4 нче дәресләр. Мәсәл жанры. М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Лиро-эпик жанр – баллада.  Образлар системасы. Символ һәм аллегория алымнары. М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасы эчтәлеге.

2 нче дәрес. И. Юзеев. “Бакчачы турында баллада” да фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау.

3 нче дәрес. И. Юзеев. ”Йолдыз кашка турында баллада” әсәрендә батырлык темасы.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Г. Гыйльманов тормыш юлы һәм иҗаты. “Язмышның туган көне” хикәясе эчтәлеге. Вакыйга, конфликт, сюжет, сюжет элементлары төшенчәләре.

2 нче дәрес. Г. Гыйльманов. “Язмышның туган көне” хикәясендә күтәрелгән проблемалар, сәнгатьчә эшләнеше.

8 нче сыйныф

1-2 нче дәресләр. Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (“Биектә калу”)  повестенда образлар системасы.

3 нче дәрес. Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗат үзенчәлекләре. Драма турында төшенчә.

9 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Н.Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты. «Ител суы ака торур» романының сюжет-композициясе, идея-проблематикасы.

2 нче дәрес. Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» романында образлар системасы. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. 

11 нче сыйныф

1 нче дәрес. Ренат Харис. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы.

2 нче дәрес. Ренат Харис. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы.

ТАТАР ТӨРКЕМЕ (82 НЧЕ КОД)

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Ә.Еникинең тормышы һәм иҗаты

2 нче дәрес. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе. Хикәя жанры.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Р.Низами  “Блокада хатирәсе”.

2 нче дәрес. М.Мәһдиевнең “Без — кырык беренче ел балалары” әсәре.

РУС ТӨРКЕМЕ (83 НЧЕ КОД)

Биремнәрне эшләгәч, җавапларыңны укытучыңа җибәр. Ә түбәндәге форма ярдәмендә син килеп туган техник кыенлыклар буенча киңәшләр ала аласың. Тизрәк җавап алу өчен, исемеңне, мәктәбеңне, сыйныфыңны, электрон адресыңны күрсәтергә онытма.