II Халыкара олимпиадада

 

49070330 нчы апрель көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булып үтте.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 нче апрельдән 1нче майга кадәр Казан шәһәрендә узды. Тулысынча

Интернетта татар телендә аралашучылар саны арта бара

 

Соңгы 3-4 ай эчендә Интернет челтәрендә татар телендә аралашулар саны сизелерлек арткан. Татнетны үстерү фондының социаль челтәрләрдә һәм кайбер интернет-порталларда үткәргән тикшеренүләре, Google һәм Яндекс сервислары шуны дәлилли.

Әлеге үсешнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны, аз булса да, даими арта бара. Мисал өчен, “Татар иле” челтәренең Татнет каталогында булган сыйфатлы татар сайтлары саны бу атнада 700 дән артып китте. Әлегә эзләү системалары аша табып булмаган күп кенә яңа сайтларга да нәкъ менә Татнет каталогы аша күчеп эләгеп була. Дәвамы >>>

Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә

 

44327312 нче март көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “IV Габдулла Тукай исемендәге рәсәйкүләм сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр” конкурсының район туры узды. Конкурсның темасы — “Җәлилчеләр”. Бәйге 2014 нче елның 25 августында “җәлилчеләр”не җәзалап үтерүгә 70 ел тулуга багышланды. Бәйгегә әзерләнү өчен район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән нигезләмә буенча барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 нче сыйныф укучылары арасында сайлап алу турлары узды. Район турына мәктәпләрдән 1-4 нче, 5-8 нче, 9-11 нче сыйныфлар арасыннан бары тик бер генә җиңүче укучы катнашу хокукы алды. Тулысынча

Рус төркеме укучылары өчен татар теле фәне буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре

 

2014 елның 17-19 нче февраль көннәрендә рус төркеме  укучылары өчен татар теле фәне буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең район командасы  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Безнең район данын  якларга 3 укучыбыздан торган команда  барды (Александровичине Регина , Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы; Асманова Алинә, Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы; Григорян Нарине, Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы). Команда республика буенча 3  урын алган. Шәхси беренчелектә Григорян Нарине һәм Асманова Алинә  олимпиаданың призерлары булдылар (җитәкчеләре –Латыйпова Алсу Галиевна һәм Тимергалиева Эльмира Василовна). Әфәрин, кызлар! Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Укуыгызда уңышлар теләп калабыз!

LiveInternet рейтингында татар сайтлары

 

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Моңа мисал буларак, Татнет каталогын карый аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлбәттә, барлык әлеге күрсәткечләрне “кара” методлар белән дә арттырып күрсәтеп була. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла. Дәвамы >>>

Татар теле фәне буенча республика олимпиадасында

 

2014 елның 9-11 нче февраль көннәрендә татар теле фәне буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең район командасы  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Безнең район данын  якларга 3 укучыбыздан торган команда  барды (Нәсретдинова Азилә, Әмәкәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы; Гыйздатова Эльза, Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучысы; Хәсәнова Алина, Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы).  Азилә Нәсретдинова – олимпиаданың призеры булды (җитәкчесе — Хәкимова Гөлнара Шәрип кызы). Әфәрин! Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Укуыгызда уңышлар теләп калабыз!

Районара фәнни-гамәли конференция

 

2014-01-29 09-23-06 (NXPowerLite)29 нчы гыйнвар көнне Мөслим урта мәктәбе базасында Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районы мәктәпләреннән 12 укучы үзенең фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Җиңүче укучыларга — район мәгариф бүлегенең дипломнары, истәлекле бүләкләре, укытучыларга сертификатлар бирелде. Конференциядә Мөслим урта мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары Ф.Кәрим сүзләренә язылган җырлар башкарды, шигырьләрен укыды, «Партизан хатыны» поэмасын сәхнәләштерде (укытучылары: Мәүлиева Г.Ф., Даутова Г.М.). Җәлилова Г.И. әзерләгән презентация күрсәтелде.

Җәлилова Г.И., Гайнетдинова Г.Ф., Тимергалиева Э.В. фотолары:

Тулысынча