Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәр кызы, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә якташыбыз Факил Сафинның 60 яшлек юбилее билгеләп үтелде. Укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче Хаҗиева Расинур сорау-җавап викторинасы үткәрде. 9 нчы сыйныф укучылары Ф.Сафинның «Бишек» әсәре буенча фикер алыштылар. Кичә «Бишек» җыры белән тәмамланды.