Г.Афзал укуларында

 

г афзал укулары23 нче май көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012-2013 нче уку елы планы нигезендә укытучыларның республикакүләм Гамил Афзал укулары уздырылды. Апрель аеннан май аена кадәр дәвам ителгән фәнни-эзләнү укуларына 153 эш кабул ителгән. Бәйгедә җиңүче укытучылар Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә көч сынаштылар. Тулысынча

«Табигать — туган йортыбыз» бәйгесендә

 

20 нче майда Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты «Табигать — туган йортыбыз» бәйгесенең җиңүчеләрен үзенә җыйды. Бәйгегә 20 нче марттан 1 нче майга кадәр укучылардан язмалар кабул ителде. Әтнә, Әгерҗе, Әлмәт, Актаныш, Арча, Алабуга, Апас, Буа, Баулы, Биектау, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Питрәч, Нурлат, Кукмара, Сарман, Тукай, Казан, Чаллы, Түбән Кама һ.б. район-шәһәрләрдән килгән язмаларның 100 гә якыны «Илһам»да һәм «Көмеш кыңгырау» газетасында басылып чыкты. Әлеге бәйгедә районыбыздан  җиңү яулаган Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гүзәл Фәррахова («Мәкалә» номинациясендә 2 нче урын) һәм Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Лениза Мөхәммәтовага («Мәкалә» номинациясендә 3 нче урын) төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлеккә «Илһам» газетасыннан бүләкләр тапшырылды. Кызларыбызны, аларны әзерләгән мөгаллимәләребезне ихластан котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

Метрәйдә — эшлекле семинар

 

VLUU L100, M100  / Samsung L100, M10015 нче май көнне Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем сыйфатын күтәрүдә электрон мультимедиа чараларының һәм Интернет технологияләренең роле” дигән йомгаклау семинары узды. Укытучылар Халидә Галимҗанованың “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда мультимедиа чаралары һәм Интернет ресурлары”, Римма Даутованың “Татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнүдә Интенет мөмкинлекләреннән файдалану” дигән темаларга мастер-классларын  карадылар. Тулысынча

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

 

тукай26 нчы апрель көнне “Мизгел” ял үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 127 еллыгына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай” исемле бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов, җирлегебездә яшәп иҗат итүче язучылар, мәгариф ветераннары, районның барлык мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь сөюче балалар катнашты. Тулысынча

“Белем җилкәннәре”

 

яхина20 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә укучыларның  “Белем җилкәннәре” исемле XIV Республикакүләм эзләнү эшләре конференциясе узды. Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Алинә Мәрдәншина  “Вәрәшбаш авылы антропонимнарының аталу тарихларын өйрәнү” темасына чыгыш ясады һәм  II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Алинәнең фәнни җитәкчесе Ләйсән Яхинага  исә конференциянең таныклыгы тапшырылды. Кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!

Керәшен этнокультурасына багышланган республика семинарында

 

крТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н тормышка ашыру максатында 2013 нче елның 16 нчы апрелендә “Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты” дип исемләнгән республика семинары үтте.  Семинар Татарстан Халыклар дуслыгы йортының актлар залында булды. Тулысынча

Алинәбез — җиңүче!

 

alina_akmalovaБалаларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү һәм республика күләмендә таныту, шулай ук балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды 2013 нче елның гыйнвар-апрель айларында мәктәпләрдә шигырь иҗат итү конкурсы үткәрде. Конкурска тәкъдим ителгән шигырьләр рифма ясалышы ягыннан табышлы, ритмик яктан төзек, мөмкин кадәр образлы, ягъни сурәтләү чаралары – чагыштырулар, метафоралар, сынландырулар кулланып иҗат ителергә  тиеш иделәр. Тулысынча