БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫННАН ИНФОРМАЦИОН ХАТ

 

Хөрмәтле коллегалар! Сезне татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы фән көненә багышлап үткәреләчәк “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференциядә катнашырга чакыра. Конференция 2014 нче елның 7 нче февралендә үткәрелә. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла. Материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Конференция 7 нче февральдә 10 сәгатьтә башлана. Тулысынча

«Яшьләр фәнни эзләнүдә»

 

Укучыларның «Яшьләр фәнни эзләнүдә» исемле республика фәнни-гамәли конференциясе. Эшләрне җибәрү вакыты — 20 ноябрьгә кадәр.

WБеркетелгән файл: нигезләмә

Сайтка — өченче урын

 

диплом2 (NXPowerLite)«Белем җәүһәрләре — 2013» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә сайтыбыз өченче урынны алды. «Белем җәүһәре» исемен ел саен аклап килгән, татар халкының телен, мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты» дипломга лаек булды. Тулырак мәгълүмат, фоторепортаж — бәйгенең рәсми сайтында.