«Граф Каллиграф» бәйгесе

 

каллиграфияКазан шәһәре Сәләтле балалар белән эшләү үзәге «Граф Каллиграф» исемле кызыклы бәйге игълан итте. Матур яза белүче һәм рәсемгә оста 1 — 11 нче сыйныф укучылары 3 турда (2 се — читтән торып, 1се — Казанга барып) көч сынашачаклар. Бәйге нигезләмәсе һәм кирәкле барлык мәгълүмат рәсми сайтта урын алган. Катнашу түләүле. 7 нче октябрьгә кадәр сайтта теркәлергә ашыгыгыз.

P.S. Республикабызда үтүче бәйгедә татар хәрефләренә һәм татар телендәге текстлар белән эшләүгә урын табылмавы гына кызганыч…

«Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» бәйгесе

 

Татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту максатыннан чыгып, Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) яңа бәйге игълан итте. Тулысынча

Татарларга тылмачлар кирәк!

 

Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты, тәрҗемә эшенә сәләтле яшьләрне барлау максатыннан, “Татарларга тылмачлар кирәк!” исемле икенче Республикакүләм олимпиада оештыра. Олимпиадада татар телен яхшы белгән һәм рус яки башка телләрдән татар теленә тәрҗемә эшләре башкару белән кызыксынган 9 — 11 нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Тулысынча

«ЯЛКЫН»ның яңа конкурсларында катнашыйк!

 

Кадерле укучылар һәм укытучылар! Сезне «ЯЛКЫН»ның яңа конкурсларында катнашырга чакырабыз:

1. «МИНЕМ КАБАТЛАНМАС УКЫТУЧЫМ». Синең укытучың башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерыла? Укытучың турында мавыктыргыч итеп язып, фотоларын да беркетеп, язмаңны yalkin@bk.ru адресына җибәр. Ул язма һәм укытучыңның фотолары «ЯЛКЫН» тышлыгында басылып чыгачак. Тулысынча

Катнашу вакыты чикләнмәгән бәйгеләр

 

beige17 яшькә кадәрге балалар өчен: балаларның «Апельсин» исемле халыкара иҗади фестивале. Дәрәҗәсе — халыкара. Игътибар итегез: үз туган телегездә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу — бушлай. Диплом алу — 0-25 сум. Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

Мөгаллимнәр һәм педагогик уку йортлары студентлары өчен: «Вернисаж» фестивале. Дәрәҗәсе — халыкара. Игътибар итегез: үз туган телегездә иҗат ителгән эшләр дә кабул ителә. Катнашу — бушлай. Диплом алу — 0-… сум. Рәсми сайт һәм фестиваль шартлары. Вакыты чикләнмәгән.

Мөгаллимнәр өчен: «Мәдәният һәм сәнгатьнең халыкара фестивале». Дәрәҗәсе — халыкара. Катнашу — бушлай. Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

Мөгаллимнәр өчен: Халыкара педагогик олимпиада. Дәрәҗәсе — халыкара. Катнашу — бушлай. Рәсми сайт һәм бәйге нигезләмәләре. Вакыты чикләнмәгән.

«Белем бирүдә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану»

 

«Белем бирүдә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану» исемле республика бәйгесе игълан ителде. Катнашырга ашыгыгыз!

qiuБеркетелгән файл: нигезләмә