«Мәгариф» журналы– «Фоат Садриев укулары»ның мәгълүмати партнеры

 

партнер (NXPowerLite)Фоат Садриев укулары быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә уздырылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Муллин, әлеге республикакүләм чараны ачып җибәреп, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның шәхсән үзен, һәм килгән кунакларны кайнар котлады, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырыла торган әлеге чарада аларга уңышлар теләде. <…>

Укулар алты секциядә алып барылды. «Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән секцияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да көч сынашты, берсеннән-берсе бай эчтәлекле, тирән анализ ясалган, кызыклы тәкъдимнәр белән баетылган чыгышлар тыңланды. <…>

«Мәгариф» журналы «Фоат Садриев укулары»нда иң яхшы дип табылган дәресләргә үз битләрендә урын бирде.

Мидхәт САДЫЙКОВ

чулпан (NXPowerLite)«Мәгариф» журналының 2017 нче елгы апрель санында Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызының «Ф.Садриевның «Соңгы дәрес» хикәясендә мәгънәви бөтенлек» темасы буенча мастер-классы, Вәрәшбаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы лайсан (NXPowerLite)Яхина Ләйсәннең Харрас Әюп иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» эшкәртмәсе урын алган.

Районара фәнни-гамәли конференция

 

2014-01-29 09-23-06 (NXPowerLite)29 нчы гыйнвар көнне Мөслим урта мәктәбе базасында Фатих Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районы мәктәпләреннән 12 укучы үзенең фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Җиңүче укучыларга — район мәгариф бүлегенең дипломнары, истәлекле бүләкләре, укытучыларга сертификатлар бирелде. Конференциядә Мөслим урта мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары Ф.Кәрим сүзләренә язылган җырлар башкарды, шигырьләрен укыды, «Партизан хатыны» поэмасын сәхнәләштерде (укытучылары: Мәүлиева Г.Ф., Даутова Г.М.). Җәлилова Г.И. әзерләгән презентация күрсәтелде.

Җәлилова Г.И., Гайнетдинова Г.Ф., Тимергалиева Э.В. фотолары:

Тулысынча

2013 — 2014 нче уку елы өчен актуаль бәйгеләр

 

http://mdtf.ru
http://art.pedgazeta.ru/index.php
http://cultnet.ru/konkurs.php
http://pedolimp.ru/konkurs.php
http://festival.nic-snail.ru/
http://45minut.ru/
Тулысынча

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫННАН ИНФОРМАЦИОН ХАТ

 

Хөрмәтле коллегалар! Сезне татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы фән көненә багышлап үткәреләчәк “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференциядә катнашырга чакыра. Конференция 2014 нче елның 7 нче февралендә үткәрелә. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла. Материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Конференция 7 нче февральдә 10 сәгатьтә башлана. Тулысынча

«Яшьләр фәнни эзләнүдә»

 

Укучыларның «Яшьләр фәнни эзләнүдә» исемле республика фәнни-гамәли конференциясе. Эшләрне җибәрү вакыты — 20 ноябрьгә кадәр.

WБеркетелгән файл: нигезләмә

«Мәгариф һәм фәндә заманча тенденцияләр»

 

«Юком» консалтинг компаниясе читтән торып «Мәгариф һәм фәндә заманча тенденцияләр» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Катнашу түләүле. Докладларны җибәрү вакыты — 31 нче октябрьгә кадәр.

WБеркетелгән файл:  нигезләмә