Белемегезне тикшерегез

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан район олимпиадасы сорауларының тест вариантлары (2013 — 2014 нче уку елы)

[wp-simple-survey-1]

Истә калдыр, тикшер, ачыкла

 

Шәмсевәлиева Гөлшат Мирзанур кызы, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

qiuБеркетелгән файл: презентация

пр

Анализ тәртибе, үрнәкләр

 

СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ

1. Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
2. Сүздә ничә аваз һәм ничә хәреф барлыгын билгеләргә.
3. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
4. Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелешләрен билгеләп (калынмы-нечкәме, иренләшкәнме-иренләшмәгәнме), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
5. Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешләрен билгеләргә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.).
6. Аваз белән хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга. Тулысынча

Әдәби әсәргә анализ ясау

 

Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

(Д.Заһидуллина буенча)

анализ1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот. Тулысынча