XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укуларында

 

27 нче гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә  XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән  4 укытучы: Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеповна, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна һәм Түбән Табын  төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтвәлиева Рәсилә Миңнемөхәммәт кызлары катнаштылар. Алар һәрберсе билгеләнгән секцияләрдә чыгыш ясап җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре

 

image1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр.

3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә — әдәплелек ул. Тулысынча

Р.Фәхреддиннең “Әсма яки Гамәл вә җәза” романындагы стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләре

 

06Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы,
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ничә дистә еллар буе җуелып та, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, исемнәре, хезмәтләре татар халкына кабат кайтарылган мәшһүр шәхесләребез генә нихәтле! Тулысынча

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше

 

31Дәүләтова Раушания Фатих кызы,
Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Адәм баласының иң зур байлыгы-тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең. Тулысынча