Проектлау методы

 

Дәресләрдә кулланылган яңа алымнар арасында проектлау ысулы аерым урынны били. Проектның нигезендә проблема тудыру ята. Ә аны хәл итү өчен дәрестә бирелгән әсәрләрне генә өйрәнү җитми. Шуңа күрә укытучыдан җитди эзләнү һәм осталык таләп ителә. Мәктәп шартларында бу ысул белән эшләү балаларның белемен системага сала, танып белү эшчәнлеген ныгыта, ижади эзләнү күнекмәсен үстерә, дәрескә кызыксыну уята. Тулысынча

Эшчәнлекле метод технологиясе

 

07Җәлилова Г.И., Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Балага белемне әзер килеш биреп түгел, аңа уку, танып-белү эшчәнлегендә  белемнәрне үзләштерергә ярдәм итеп укыту методы эшчәнлекле метод дип атала. Чыгарылыш сыйныф укучысының уку эшчәнлеге предикатына кертелгән эшчәнлек адымнары системасы эшчәнлекле метод технологиясе дип атала.

qiuБеркетелгән файл: презентация

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

 

03Хәкимова Гөлнара Шәриповна, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аерата зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес биреп кенә калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы — эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш”Тулысынча

А.Г.Яхин методикасына нигезләнеп Х.Туфан иҗатын өйрәнүнең үзенчәлекләре

 

06Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар урта белем бирү мәктәпләрендә альтернатив программалардан куллану, дәреслекләрне файдалану артканнан арта бара.

Яхин Альберт Гатин улы төзегән альтернатив программада рухи тәрбия бирү дә, матурлыкка өйрәтү дә — төп максатларның берсе. Хәзер ул — балаларны уйларга өйрәтү белән кушылган. Тәрбия дә, матурлык та әдәби әсәрләр эчтәлегендә. Башкача әйтсәк, тәрбия — әсәрләргә анализ ясап, эчтәлекләрен ачыклау нәтиҗәсе ул. Тулысынча

Сибгат Хәким иҗатында анага мәхәббәт хисләренең чагылышы

 

Эльвера СитдиковаЭльвера Ситдикова, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

avg_2-2Беркетелгән файллар: Кечкенәдән үк нечкә күңелле (чыгыш), презентация

Хезмәтем — җан рәхәтем

 

07Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

TTM-gzalilova«Татар теле мөгаллимнәре өчен электрон ресурслар җыентыгы».

Җыентыкның демоверсиясе: http://gzalilova.narod.ru/1/index.html

Беркетелгән файл: җыентык

Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасында этнографик детальләрнең бирелеше

 

10Мирзаморатова Г.М. Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

qiuБеркетелгән файл: презентация