Истә калдыр, тикшер, ачыкла

 

Шәмсевәлиева Гөлшат Мирзанур кызы, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

qiuБеркетелгән файл: презентация

пр

Рецензия

 

дневникРецензия – әдәби тәнкыйтьнең бер төре. Матур әдәбият китабын, картинаны, спектакльне, кинофильмны һ.б. кыскача гына бәяләгән әдәби тәнкыйть әсәре. Аның нигезендә укыган әсәргә анализ ясау, язучының стиленә, сәнгатьчә сурәтләү чараларына, әсәр композициясенә, образлар системасына бәя бирү ята. Рецензия язучы һәр фикерен әсәрдән алган мисаллар ярдәмендә дәлилли. Аның төзелешен түбәндәге калыпка сыйдырып булыр иде: бәя — аны ачу- дәлилләү. Тулысынча

Отзыв

 

отзывОтзыв – әсәрне укыгач, әсәр турында туган фикереңне әйтү, бәя бирү. Тавыш, аваз бирү мәгънәсендә. Отзывлар күләм буенча зур булмый.
Отзывның максаты — укыган китап яки әсәрдән соң туган фикерләрне, тәэсирләрне башкаларга җиткерү, шул рәвешле аерым бер сәнгать төренә яки әдәби әсәргә китап укучылар игътибарын юнәлтү, кызыксындыру уяту. Отзыв эчтәлеге безгә әдәби әсәргә хас булган сыйфатларны түгел, ә бәлки, авторның текстта чагылган тормыш вакыйгаларына, анда катнашкан персонажларга карата туган фикерләрен, карашын ачып бирә. Шуңа күрә анда авторның шәхси хисләренә караган элементлар төп урын алып тора. Эчтәлеге планы мондый булырга мөмкин: укыдым – гаҗәпләндем — уйландым. Тулысынча

Аннотация

 

дневникАннотация – латин сүзе, кечкенә мәкалә дигәнне аңлата. Китапның кыскача эчтәлеген бирүче кечкенә мәкалә, эчтәлекне кыскача язып аңлату. Шундый аннотацияләр әдәби белешмә материалларында, китап каталогларында басылалар. Аннотация бер әсәрнең икенчесеннән нәрсә белән аерылып торуы яки өстенлекләре турында үз укучыларына мәгълүмат бирә, анда кайсы төркем укучылар өчен язылуы да әйтелә. Аннотация укучыга үзе укырга теләгән китабын сайлап алырга мөмкинчелек тудыра. Шулай ук текст алдыннан я булмаса ахырында әсәрнең авторы, исеме, басылу урыны һәм вакыты турында да мәгълүмат урнаштырыла. Тулысынча

Китап белән эшләү юллары

 

китап2Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә…
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам, —
дип яза күренекле шагыйребез Г.Тукай.
Кайсы гына авторның нинди генә китабы булса да, ул сезне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Тулысынча

Нәкый Исәнбәт

 

залилова2Җәлилова Г.И., Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

qiuБеркетелгән файл: презентация

Н.Исэнбэт

Дөрес язу кагыйдәләре

 

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә …), шундый кушымча ялгана. Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез! Тулысынча