А.Г.Яхин методикасына нигезләнеп Х.Туфан иҗатын өйрәнүнең үзенчәлекләре

 

06Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар урта белем бирү мәктәпләрендә альтернатив программалардан куллану, дәреслекләрне файдалану артканнан арта бара.

Яхин Альберт Гатин улы төзегән альтернатив программада рухи тәрбия бирү дә, матурлыкка өйрәтү дә — төп максатларның берсе. Хәзер ул — балаларны уйларга өйрәтү белән кушылган. Тәрбия дә, матурлык та әдәби әсәрләр эчтәлегендә. Башкача әйтсәк, тәрбия — әсәрләргә анализ ясап, эчтәлекләрен ачыклау нәтиҗәсе ул.

Әсәргә анализ һәрвакыт аның темасын, эчтәлеген, идеясен, автор фикерен табу кебек нәтиҗә белән тәмамлана. Димәк, укучылар дәрес саен әсәрләр эчтәлегенә салынган проблеманы чишәргә тиеш булалар. Проблеманы уйлап чыгарасы юк. Ул программаның концепциясенә салынган: укучы әсәрнең эчтәлеген үзе эзләп таба, язучы иҗатының үзенчәлеген ачыклый, әдәбият тарихын чорларга бүлү өчен нигез турында уйлана.

Бу программа белән эшләгәндә, укытучы, дәреслектә язылганнарны аңлатудан тыш, укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрә. Укучы да укытучы әйткәннәрне һәм китапта язылганнарны кабатлап сөйләми, үзе уйлап, исбат итеп нәтиҗә ясый.

Дәүләт стандартының тагын бер мөһим таләбе укучыларны иҗади фикерләргә күнектерүдән гыйбарәт. Бу таләп укучыларга һөнәри белем бирү максаты белән кушыла.

Программада Хәсән Туфанның шигырләре һәр сыйныфка диярлек кертелгән. Бишенче сыйныфта “Аралагыз мине”, «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар» дигән шигырьләре үтелә. Бу сыйныфта лирик шигырь эчтәлеге буларак — хис өйрәнелә. Шулай ук хис тудыручы гаять әһәмиятле өч сәбәп карала. Һәр укучы хисенең дәрәҗәсен дә, сәбәбен дә үзенчә тасвирлый. Шуңа күрә бер үк хиснең эчтәлеге дә төрле-төрле була. Безнең максат — укучыларга шул төрлелекне табарга өйрәтү. Ә эчтәлек алдагы дәресләрдә өйрәнгән каршылык, метафора кебек алымнар ярдәмендә табыла. Өлешләрдән кабатланган урыннарны табу, нинди мәгънә салынганын ачыклау иң әһәмиятлеләрдән санала.

6 сыйныфта өйрәнелә торган “Туган тел” шигырендә бәйләнеш төшенчәсе бирелә. Бәйләнеш , предмет, сыйфат, мәгънә төшенчәләре — алар фикерләү чаралары булып торалар. Без укучыларны абстракт төшенчәләр белән эш итәргә күнектерергә тиеш. “Яз килә, яз” шигыре бу сыйныфта ятлау өчен бирелә.

7 сыйныфта өйрәнелә торган. «Кояшта тудың микән»,«Давыл» шигырьләрендә табигать күренеше-метафораның кеше язмышына бәя бирүе ачыклана. Шигырьне бөтенлек ясаучы чаралар: бертөрле строфалар, рифмалар, ритм, басым тәртибе, кабатлаулар табыла, дәлилләнә. Шулай ук лирик герой хисенең сәбәбен укучылар билгелиләр.

8 сыйныфта Хәсән Туфанның “Ландыш” шигыре белемнәрне ныгыту өчен күнегүләр өлешендә бирелә. Башка сыйныфларга караганда, 10 -11 сыйныфларда Хәсән Туфан турындагы мәгълүматлар тирәнтен үзләштерелә.

10 сыйныфта шагыйрнең тормыш юлы, башлап язган әсәрләре өйрәнелә. «Барабыз», «Тегеләрнең кызы», «Бездә туа яңа кешелек», «Лу-и-зааа…» дип исемләнгән шигырләре тормыш хакыйкатен ачуга багышланган. «Озату», «Ак каен», «Су астында бер егет бар» «Ә йолдызлар дәшми” шигырләреннән фокусны табу, символ, метафоралардан файдаланып, әсәрнең эчтәлеген күзаллауны тудыру, идеология темасын ачу – дәреснең төп максатлары булып торалар.. Ә менә «Узып барышлый» шигырендә җирнең төрле чатына сибелгән татарларның үз илләреннән күчү сәбәпләрен яшергән тау очлары һәм тирән чоңгыллар тасвирлана. Шигырдә бирелгән ике мәгънәне эзләү оештырыла.

11 сыйныфта аның тормыш юлы, иҗаты һәм 7 шигыре өйрәнелә. Хәсән Туфан да — Муса Җәлил кебек, партия сүзенең дөреслегенә чын күңелдән ышанган шагыйрь. Муса Җәлил өчен дә, Хәсән Туфан өчен дә хакыйкать — илгә, партиягә хыянәт итмәү, шушы төшенчәне укучылардан раслату укытучының төп бурычы булып тора. («Агыла да болыт агыла», «Тынма, давыл!» «И диалектик кануннар…» «Илдә ниләр бар икән?» «Кайсыгызның кулы җылы?» «Тамчылар ни диләр?» «Уралдан үтешли»). Шигырьләрдәге тоткын образларының уртак сыйфатларын, лирик герой кичерешенең сәбәпләрен хакыйкать дип кайчандыр инанган идеологиянең хаксызлыгын үз җилкәсендә татуын, тоткынлыктагы авыр тормышы өчен якын кешесенең борчылуын ачыклау һәм укучының кичерешләрен кушу үзәккә куела. Өйрәнгән шигырьләрнең барысы да илдәге гаделсезлеккә авторның мөнәсәбәте булуын исбатлый.

Без чорның стиль үзенчәлеген X.Туфан иҗатында күрәбез. Бу яңалыкны әдәбиятка беренче чиратта X.Туфан алып килде. Бәхетсезлегенә каршы, әдип сугыштан еракта иҗат итәргә мәҗбүр. Фронттагы сугышчы кебек, үзенең тарихи миссиясен кычкырып әйтә алган сугышчы түгел. Ул әйтәсе сүзен сәнгать теленең иң хәйләкәр алымнары белән генә белдерә ала. Шуңа күрә X. Туфан Такташ яратып кулланган стильне дәвам итә: сүзен, элеккечә, әсәренең тышкы эчтәлеге эченә яшерә. Ул да Такташ әсәрләрендәге кыш, кар, җил, төн, таң, яз кебек укучылар аңларга күнеккән символларны шактый иркен куллана. Әйтәсе килгән сүзен шул символларның мәгънәләре итә. Ләкин X. Туфан бу традициягә бик мөһим яңалык кертә: әйтәсе сүзен хисләре эченә яшереп куя. Үзенең яки башка берәүнең гасабиланып хәсрәтләнүе турында яза. Сәбәбен дә күрсәтә: минем хәсрәт сәбәбе аның хәсрәте, ди. Ләкин ник кавыша алмавы турында йә әйтми, йә символлар аша сизелер-сизелмәс кинаяләр ясап аңлата. X. Туфанның тормыш юлы белән таныш һәм әсәрләренә анализ ясый алган кеше андагы ымнарның мәгънәсен тиз аңлый. Чыгышымны Г.Ибраһимовның түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “ Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”.

30.01.2012

Комментарий өстәү