Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

 

03Хәкимова Гөлнара Шәриповна, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аерата зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес биреп кенә калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы — эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш”

Әдәбият укытучысы буларак, мин  “Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү “ дигән методик тема өстендә эш алып барам.

Нәрсә соң ул сәләт? Сәләт ул — индивидуаль, ягъни бер кешене икенчесеннән аерып торучы психологик үзенчәлек.

Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт кирәк.

Тормышта шундый хәлләр дә очрый: балалар кече яшьтән үк я рәссам, я музыкант, я галим булып танылалар. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булганнар.  Бу очракта мәктәптә уку дәверендә оста укытучы баладагы сәләтне күреп ала һәм аны үстерү өстендә эш алып бара. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, — дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның , укытучыларның мөһим бурычы.

Һәр баладан да шагыйрь ясап булмый, диләр. Шуны истә тотып, мин иҗади сәләтләре ачыла барган балалар белән аерым индивидуаль эш алып барам.

Иң элек, нинди дә булса иҗади эш башкарганчы, укучыда әдәби әсәрне уку теләге тудыруга зур әһәмият бирелә. Баланың теләге булмаса, ул әсәрне аңлап түгел, кушканга гына укый. Укучы әсәрне кабул итәргә тиеш.

Әдәби әсәрләр аша авторның кичерешләрен, характерын, дөнҗяга карашын тирәнрәк аңлыйлар, шуларның чагылышын тексттан табарга тырышалар. Авторның кәефенә, уйларына бәя бирәләр. Әдәби әсәрдәге образлар аша бала яхшыдан яманны, матурдан ямьсезне аера белә. Укучының үз фикере туа.

Мәсәлән, 5 класста әдәбият дәресләре халык авыз иҗатын өйрәнүдән башлана. Бу темаларны үткәндә, белем, тел, хезмәт, тырышлык турында мәкальләр язып килергә, табышмаклар уйлап чыгарырга, әкиятнең ахырын яки яңаны язарга дигән эшләр тәкъдим ителә. Укучылар бу эшне бик яратып башкаралар. Г.Тукайның “Исемдә калганнар”ын өйрәнгәндә, балалар үзләренең биографияләрен язып киләләр.

Класста укылган әсәрнең иң ошаган, иң мавыктыргыч, яки иң кызганыч, истә калган урынын сөйләргә әзерләнеп килергә һәм анализларга кушыла. Бу алымны куллану укучыларда әсәрне тулысы  белән укып чыгу теләге уята, тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

6 класста Л.Ихсанованың “Наил һәм Фаил” әсәрен укучылар яратып, кызыксынып , үзләре белән чагыштырып укый. Аннары мин укучыларга “Безнең сыйныф”, “Минем классташым”, “Минем мәктәбем” кебек темаларга иҗади эш эшләтәм. Укучыларның мәкаләләре класс стена газетасында, район газетасында яктыртыла. Укылган әсәргә иллюстрация ясату алымын да кулланам. Бу исә укучыларның район күләмендәге конкурсларда катнашуларына да зур этәргеч ясый.

Югары классларда язучыларның  биографияләренә кагылышлы кызыклы материаллардан, яңа чыккан мәгълүматлардан файдаланып, рефератлар яздыру, семинар дәресләр үткәрү,  спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштерүнең дә балаларның сәләтен ачуда ярдәме бар.

Сөйләм үстерү дәресләрендә билгеле бер темага багышланган шигырьләрне җыеп, сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген ни дәрәҗәдә аңлауларын белү өчен,  укыганны тулы итеп яздыру һәм үз фикерләреңне өстәргә кушу да отышлы алым булып тора.Шагыйрьләрнең шигырләрен укып, анализлап, укучыларның үзләренә шул темага шигырь язарга кушарга була.Картина буенча яки әсәрдә сурәтләнгән күренешне күз алдына китереп, хикәя яки шигырь язу бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтне үстерү өчен кирәкле чара булып тора.

Һәр укучының язмасында мин  нинди дә булса яңалык күрергә, шул яңалыкны үстереп җибәрү өчен тырышам. Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән  таныштыру, аны мактап алу үсендереп җибәрә. Иҗат итәргә рухландыра. Стена газетасына шигырь-мәкаләләр язу, төрле темаларга багышланган  конкурсларда катнашу  балаларны иҗади эшкә тагын да дәртләндереп җибәрә.

Чынлап та, һәр бала я шигырь, я хикәя язарга омтылып карый. Араларында бик яхшылары да була. Алар иң кирәклесен генә күреп ала беләләр. Менә шунда инде аларның таланты.

Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла.

Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте  ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.

Без дә авылыбыздан чыккан күренекле кешеләр белән якыннанрак танышу, аларның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнүмаксатыннан, мәктәптә очрашулар еш үткәрәбез. Мондый очрашулар укучыларны белем алу кирәклегенә тагын бер кат инандыра, аларда якташларыбыз белән горурлану хисләре, иҗатка омтылыш уята.Якташларыбыз Дания Заһидуллина,Факил Сафин, Фоат Садриев, М.Әхмәтҗановлар белән очрашулар укучылар күңелендә калырлык булды.

Укучыларым төрле конкурс-бәйгеләрдә теләп катнашалар.Шигырь, сочинение конкурсларының  укучыларны иҗатка тартуда роле зур.Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм, алар һәрвакыт диярлек призлы урын алалар. Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.

Укучыларымның иҗат җимешләре- шигырь , хикәя, мәкаләләре, “Көмеш кыңгырау”, “Авыл утлары” газеталарында, “Мәгариф”, “Мәйдан” журналларында басыла. Берничә укучыбызның шигыре “Мөслим энҗеләре”, “Моң бишегем Мөслим” китапларында дөнья күрде,  “Матур булыйк”  җыентыгында басылды.

Тагын бер укучым турында әйтеп үтәсем килә. Аның белән горурланмый мөмкин түгел. Мәктәптә укыган елларда төрле конкурсларда катнашып , мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булды.”Алтын каләм” конкурсына җибәрелгән язмасы өчен  Волгоград шәһәренә круизга юллама белән бүләкләнде.Матбугатта язмалары еш басылды. Шушы иҗади эшләренең нәтиҗәсе буларак, Казанда Яшь язучылар семинарында катнашты һәм аңа КДУ га рекомендация бирелде.

Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары мине дә иҗатка илһамландыра.

 

Комментарий өстәү