Шушы яктан, шушы туфрактан ул

 

03Хәкимова Гөлнара Шәриповна, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

(Факил Сафин иҗатына багышланган очрашу кичәсе)

 Кичә үткәрелә торган бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә чәчәкләр куела. Ф.Сафин портреты, әсәрләреннән өзекләр эпиграф итеп стенага язып эленә. Китапларыннан күргәзмә оештырыла. “Казан утларры”, “Татарстан”, “Аргамак”, “Офык”, “ Фән һәм мәктәп”, “Мәйдән җурналлары”, “ Көмеш кыңгырау” газетасы, әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр урын ала.

2 укучы, кулларына чәк-чәк тотып, кунакларны каршы ала. Кунаклар бәйрәм буласы залга чакырыла.Бер укучы “Бәйрәм бүген” җырын башкара. Кичәне 2 укытучы алып бара.

”Кайту” шигыре укыла.

1 а.б. Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә тугел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да узләреннән тирән эз калдырырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр.

2 а.б.   Бүген шундыйларның берсе хөрмәтле авылдашыбыз Гаяз Исхакый бүләге лауреты, язучы һәм шагыйрь Факил Сафин бездә кунакта. Әйдәгез, аны зурлап, кул чабып каршы алыйк.

1. а.б. Шундый зур шәхес безнең авылдашыбыз булу-зур горурлык. Ф. Сафин һәрвакыт хәрәкәттә.Бөтен Татарстанны бер итеп айкап әйләнүдән, иҗаттан туктап торганы юк. Безгә аның “Гөлҗиһан” повесте, “Биек тауның башларында” романы, “Соңгы көз”, “Тузганак чәчәге”, “Ак канатлы йолдызлар” шигыръ китаплары яхшы таныш. Аның тагын өр- яңа ике әсәре-“Сәфәр” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе басылып чыкты. Китаплары басылуы һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүе белән якташыбызны бер кат котлыйк әле.

2 а.б. Авылыбызның иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек Миңнемөхәммәт абый белән Сания апа гаиләсендә 6 нчы бала  булып дөньяга килә ул. Авылыбызның сигезьеллык, аннары Күбәк мәктәбендә урта белем ала. Армиядән соң “Михайловка” совхозында комсомол оешмасы секретаре, Иске Карамалыда кулътура йорты директоры вазифаларын башкара. КДУның тарих- филология булеген тәмамлый. Октябрь, Әмәкәй авылларында укытучы,Тат. Бүләрдә мәктәп директоры була. Ләкин язмыш аны Чаллы шәһәренә алып килә. Ул КамАЗның Автомобильләр җыю заводында эшли. Аннары кабат мөгаллимлек эшенә кайта. Чаллы мәктәпләрендә укытучы була. Тукай районы мәгариф бүлегендә эшли. Тик иҗат эше тынгылык бирми аңа. Әмәк тәхәллүсе белән танылган язучы 1990елда “Таң йолдызы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. 1991 елда  “Аргамак“ журналының җаваплы сәркатибе, соңрак аның проза һәм шигърият бүлеге мөхәррире була. Чаллы пед.колледжында әдәбият укытучысы булып эшли. Ул “Фән һәм мәктәп “, Чаллы шәһәрендә чыга торган “Мәйдан” журналларын оештыручы һәм аның баш мөхәррире була.”Көмеш кыңгырау”газетасын оештыруга зур өлеш кертә. “Казан утлары”журналында бүлек мөдире булып эшләп ала. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

 1 а.б. Шушы гаять зур оештыру, педагогик һәм җәмәгать эшләре арасында Ф.Сафин “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьларын, “Биек тауның башларында”, “Саташып аткан таң”романнарын иҗат итте, “Ак канатлы йолдызлар”, “Тузганак чәчәге”, “Сәфәр”исемле шигырь җыентыклары бастырып чыгарды, күп санлы тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар иҗат итте.Ул Р.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты (1994), “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында  һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды.1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәгеэшчәнлеге дә игътибарга лаек.Ул- Казанда үткәрелгән “Балалар җырлары” конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган “Туган җир” җыры белән катнашып, лауреат булды. ”Тургай” җыр фестиваленең беренче җиңүчесе-дипломанты.

1 укучы Ф.Сафин сүзләренә язылган җыр башкара.

2 а.б. Ф.Сафинның кече яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләре дә шактый. ”Ак канатлы йолдызлар”, “Яфраклар җыры”җыентыкларындагы шигырьләрен балалар яттан сөйләргә әзерләнде, шигырьләренә иллюстрацияләр ясады.

 “Туган көн”,”Чикерткә”,”Кулчатыр”,”Сабак”һ.б. шигырьләрен сөйлиләр.

1 а.б. Факил абыйның һәр яңа әсәре — безнең өчен рухи азык. Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Менә аның “Тузганак чәчәге” китабы.

Бу китапта “Илфар җыры” дигән шигырь бар.Бу шигырь 1980 елның августында Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, гвардия сержанты Илфар Рәмзи улы Фарраховка багышлана.

 “Илфар җыры” шигыре укыла.

2 а.б. Аның әсәрләрендә вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Ул әсәрләр халыкны уятырга ярдәм итә. “Биек тауның башларында” романы-шуның бер мисалы. Әсәр киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды. Язучыга бу романы өчен Г.Исхакый исемендәге премия бирелде. Чечен фаҗигасе хакында Ф.Сафин беренчеләрдән булып сөрән салган  әдип.Бу роман — 20 гасыр ахырында татар дөньясы, аның аерым шәхесләре, милләт кичергән кайгылы вакыйгалар турында.

“Биек тауның башларында” әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.

1.а.б. Факил Сафинның әсәрләре тормышны җанлы итеп, истә калырлык образлар аша чагылдыруы белән әһәмиятле. Аның прозасы белән бер танышасың икән, әсәрләрен табып укымыйча мөмкин түгел. Әсәрдәге персонажлар белән танышкач, бу дөнъяның фанилыгына, адәм балаларының нинди генә язмышка дучар булсалар да, нинди генә эш-гамәлләр кылсалар да, гомер юлы чикле икәнлегенә төшенәсең.

“Гөлҗиһан” повестеннан өзек укыла (86-87б).

2. а.б.  Соңгы елларда гәзит-журналларда  катнаш никах нәтиҗәсендә килеп чыккан низаглар турында язылган мәкаләләр еш күренә. Ф.Сафинның “Чытырманда кош оясы” повестенда авыл егете Шәйхаттарның читкә китеп, башка милләт хатынына өйләнүе, бер-бер артлы ике балалары туу турында сүз бара. Шәйхаттар акчаны көрәп алганда, марҗа хатыны канәгать була. Тормыш шулай келтерәп кенә барганда кинәт гаилә башлыгы авырый башлый.

Әсәрдән өзек укыла:

“…Иң элек ялгызын аерым бүлмәгә куып чыгардылар. Ашарын аерым әзерләде,үз киемнәрен үзеннән юдырта башладылар. Балалар да әнисе сүзен кабатлый икән.

— Кечкенә чакларында кулларымнан да төшермәдем үзләрен. Өйгә кайтып керсәм, икәүләп муенга асылыналар иде, — дип, күз яшьләрен сөртеп алды ул. Хәзер икесе беравыздан: ”Убирайся, татарин! Надоели твои стоны!” — дип аяк тибеп кычкыралар. Ачу итеп, төн урталарына кадәр магнитофон акырталар.Ә мин нишли алам? Бөтен гәүдәм сызлый, аяклар тыңламый.” Ахырда хатыны да, балалары да әтиләреннән баш тарталар, үлем белән тартышып ятканда кайтып хәлен дә белмиләр. Авылга сеңлесе янына кайтып егылган Шәйхаттар  балаларын бер күрергә тилмереп җан бирә.

Автор милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары аша кешенең иң соңгы үкенече генә үкенеч булыр, ул гына бәгырьләрен телемнәргә теләр, ди. Өйләнер, кияүгә чыгар алдыннан уйла, татар егете, татар кызы! Соңгы сәгатьтә йөрәгеңне канатып, үкенергә язмасын! Катнаш никах аерым кеше, милләт язмышына зур йогынты ясый, динне, милләтне югалта.Шул турыда онытмагыз, ди автор.

1а.б.1996 нчы елда “Аргамак” журналында басылган “Аяусыз әүлия” хикәясе “Фламинго” конкурсында 1 нче премиягә лаек булды. Ф.Сафин пародияләр, эпиграммалар, юмористик хикәяләр авторы да.

 “Күркә” хикәясе сәхнәләштерелә.

2а.б. Чын шигъриятнең үзенә хас бер сере бар. Ул сер-сүздән сурәт ясау осталыгында.

Шагыйрь шуңа ирешә икән, шигырь бар дигән сүз.Факилнең һәр шигыре- шигырь. Рәхәтләнеп, кинәнеп, бөтен дөньяңны онытып укыйсың. Хәзер “Сәфәр” җыентыгындагы сер тулы шигырьләренә мөрәҗәгать итик.

Мондый күңел кинәндергеч шигырьләр гел очрап тормый. ”Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә”, — ди бит халык.

Кайтмаганнар рәнҗи төсле,

Җанны ут ялмап ала.

Авыл онытса шагыйрен

Шигырьләр ятим кала.

Кеше ятимлегенең ни икәнен беләбез. Ә менә шигырьнең ятимлеген күз алдыгызга китереп карагыз әле. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Моны күңелдән күңелгә җиткерү өчен шигырь кирәк.

 “Ятимлек” шигыре укыла.

1а.б. Татар әдәбиятында чын шагыйрьләрне әлегә авыл туфрагы биреп бара.Туган туфрак-изге. ”Әнкәй” шигыреннән дә көчлерәк, тирәнрәк итеп зурлап булыр микән туган туфракны! Никадәр күңел матурлыгы, Әнкәйләргә булган олы мәхәббәт, яктылык сыйган бу шигырьгә.

“Әнкәй” шигыре.

2 а.б. Шагыйрьнең туган авылга булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә күчә.Шагыйрь тудырган ана – бөек ана, шагыйрь тудырган авыл –бөек авыл!Бөтен дөнясын онытса да, туган авыл үз шагыйрен онытмый ул.Факил күп шигырләрендә үзенең туган ягына, туган авылына мәдхия җырлый. Табигать тә, шагыйрь кайтуга сөенгәндәй, ап-ак карын яудыра да яудыра.

 “Әмәкәй күңелемдә” җыры башкарыла.

1а.б. Укытучы — һәрберебезгә дә якын кеше. Беренче укытучысы Кифая апа Бәдретдинованы бик хөрмәт итә Факил абый. Аның хәлен белешеп, үзенең дә уңышлары, шатлыклары белән уртаклашырга да вакыт таба ул. ”Укытучыма” дигән шигыренә көй дә язылган.

 “Укытучыма” шигыре.

2а.б. Ф.Сафин  зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә язарга вакыт таба.Сүзне кечкенә дусларына бирик.

“Туган көн”, “Күчтәнәч”, “Иртә”, Ак канатлы йолдызлар”, “Чегән кызы” шигырьләре укыла.Алып баручы  “Чегән кызы” шигырен укыганда, чегән биюе башкарыла.

1а.б. Факил абыйның шигырьләрендә заман сулышы, бүгенгегә хас борчылулар, сөенечләр урын алган. Милләт язмышы, тел, Ватан язмышы. Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия.

 “Туган телгә җан өрәсе иде” шигыре.

2 а.б. 2003 нче елда Ф.Сафинның “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе басылып чыкты. Әсәр турында Фоат Галимуллин болай диде: ”Факилебезнең иҗади күк капусы һаман саен ныграк ачыла, югарыга күтәрелә бара. “Саташып аткан таң” роман- трилогиясе моңа ачык мисал. Бүненге татар әдәбиятында  берничә китаптан хасил романны колачлардай  прозаиклар бик санаулы гына. Әлеге роман-трилогия белән Ф.Сафин үзенең бүген иң олпат, иң абруйлы, әйдәп баручы прозаиклар сафында булуын раслады.”

1 а.б. Бу роман заманында ТАССРның Халык  Комиссарлары рәисе булган, Сталин репрессиясе корбаны Әхмәтсафа Дәүләтьяровка багышлана. Вакыйга Оренбург якларында бара. Әсәр авторның Оренбург якларына сәфәре вакытында тупланган материалларга нигезләнеп язылган. Ә бу сәфәргә чыгуының сәбәбен автор болай аңлата;

“…Идел-Урал арасындада яшәгән төрки бабаларыбыз хакында мәгълүматлардан болай да киштәләр сыгылып тормый. Шул ук вакытта соңгы гасырлар тарихы галимнәребез тарафыннан бик үк җентекле өйрәнелмәгән. Сәфәр алдыннан бераз мәгълүмат туплау исәбе белән китап-җурналлар актара башладым. Әмма кайчандыр татарның рухи-мәдәни  һәм матди мәркәзләренең берсе  булган Оренбургка багышланган тикшеренүләр бугенге көн таләпләрренә җавап  бирерлек тарихи язмалар юк диярлек…” (“Казан утлары” җурналы,” Җаек буе”-як җире” исемле публицистик язмасы, 2000ел.№7-8.)

Хәзер сүзне авторның үзенә бирәбез.

(Факил Сафинга сораулар бирелә).

2.а.б. Айдар Хәлим 1993 елда ук болай дип язган иде: ”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме-соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит. ”Аргамак” журналын беренчеләрдән булып, шагыйрь  Факил Әмәк ачып керә. .Теләкләр  хәер-догада булган. Ф.Сафин “Көмеш кыңгырау” газетасын, ”Фән һәм мәктәп”, “Мәйдан” журналларын оештыра. Х.Туфанның “Талантлы син, Кеше туганым!” шигыре нәкъ Ф.Сафинга багышлап язылган диярсең:

Талантлы син, Кеше туганым!-

Сәләтлесең һәрбер иҗатка;

Дөнья дигән Бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың.

Талантлы син, Кеше туганым!

Кичә ахырында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә, килгән кунакларга сүз бирелә. Очрашуның “Бүләккә-җыр” дип аталган өлешендә укучылар башкаруында концерт номерлары күрсәтелә.

 

Комментарий өстәү