Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен өйрәнү

 

тукайКечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмичә, мин соң… туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? (Г.Тукай)

«Тукай турында истәлекләр» китабында (Казан, 1986.) шагыйрьнең гомере буе җыр яратуы, күп җырлавы, дуслары белән дә бергәләп җырлавы турында әйтелә (42, 44, 52, 102, 218, 219 б.).

Күз алдыбызга китерик, укучылар… Казанның «Амур» кунакханәсендә бер бүлмә. Шагыйрь, кызу мичкә аркасын терәп, җылынырга тырыша. Ул шулай сәгатьләр буе җылына. Шунда янында калган дустына сүз куша: «Я башкорт, җырлаек әле»… Шагыйрь «җырлаек»ны башкорт акценты белән әйтергә тырыша. Дустын ул, Уфа ягы, Ашказар буеннан булганга, башкорт булмаса да, шулай дип атый. Мондый очрашуларда алар һаман шул «Әллүки»не җырлыйлар…

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй…

Илһам Шакиров башкаруында «Милли моңнар»ны тыңлыйк.

Көй, ишеткәнегезчә, сүзләре белән дә, моңы белән дә, сихерләп өздереп-өздереп яңгырый. Көй фонында шагыйрьне күз алдына китерегез.

— Йөзе, басып яки утырып тору рәвешләре нинди аның?

— Нишләп бу кадәрле борчулы ул?

— Нәрсәләргә күңеле тырнала?

— Күңел күзе нәрсәләргә төбәлгән?

— Ни өчен тарихыбызның 300 елын иңләп аласы итте икән?

Хәзер әсәрне Фоат Галимуллин укуында тыңлыйк.

И.Әхмәтҗанов укуында видеоязма карагыз.

Әсәрне эчтән генә үзегез укып чыгыгыз.

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

МИЛЛИ МОҢНАР
(«Зиләйлүк» көенә)

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, –
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен,
Мескен булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән,
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын,
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, Әллүки!”

СҮЗЛЕК:
Тәкъдир — язмыш

Әсәрнең жанрын ачыклыйк. Әсәрдә нәрсә гәүдәләнә? (шигырьдә халыкның ачы язмышы, моң-сагышлары белән сугарылган җыр тәэсирендә туган шагыйрь уйлары, хис-кичерешләре гәүдәләнә. Нигезендә киеренке эмоциональ фикер ята. Мондый әсәр лирик шигырь була.)

Шигырьдә нинди образлар хәрәкәт итә? (Кичереш, шагыйрь, көй, җырчы, сүз-образлар.)

Хәзер һәр образны күзаллап чыгыйк.

Шагыйрь. Ул нинди? Әйе. (Шагыйрь — балачактан ук җыр җырлап үскән, җыр сөйгән, җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет-хыяллары, тарихы, кайгы-шатлыклары көзгесе дип караган, дистәләрчә халык рухына якын торган җырлар тууга сәбәп булган Габдулла Тукай. Шуңа күрә шагыйрь образын берәүнең җырлаганын тыңлап торучы кеше дип кенә күзаллау дөрес булмас, бу шагыйрь образын бик тә тарайтып аңлау булыр иде. Шагыйрь әсәрдә явыз көч һәм тәртипләргә нәфрәт белдереп, үз халкын хокуклы, бәхетле, азат итеп күрү теләге белән янган, халык язмышы өчен җан атучы олуг бер шәхес, үз халкының улы булып күз алдына килә. Авторның биографик фактларыннан, конкрет шәхси характер сыйфатларыннан читкәрәк китеп, әнә шундый зур гомумиләштерүчән мәгънә алганда, шигъри әсәргә анализ барышында, «шагыйрь образы», «шагыйрь» димичә, «лирик герой» дию гамәлгә кергән.)

Шагыйрь-лирик герой кичерешләрен күзәтик. Ул ничек хәрәкәт итә?

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый…

Башка килә уйлар төрле-төрле…

Хәйран булып җырны тыңлап тордым…

Түзалмадым, бардым тыңлаучыга…

Әйе. (Лирик герой кичерешләре, күңел дулкыннары киеренкеләнә барып гәүдәләнә.)

Көй. Ул нинди? Ул ни өчен лирик геройга шулкадәр тәэсир итә?

Әйе. (Ул «матур», «милли», «зарлы», «моңлы», «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә», «милли хисләр белән ялкынланып», «сызлып-сызлып чыга». Җырның эчтәлеген халык моң-зары, тарихы тәшкил итә. Күз алдына Болгар һәм Агыйдел буйлары килә — димәк, данлы чоры һәм мескин булып торган өч йөз ел һ.б.)

Сүз-образларны карап үтик.
Җырчы (җырлаучы) нинди образ? (Гаять зур гомумиләштерүче образ. Ул да үз язмышын халык язмышы белән бәйләгән изге бер зат булып күз алдына килә.)
Лирик герой аңа кем дип эндәшә? (Лирик герой аңа, үзенә тиң күреп, «кардәш» дип мөрәҗәгать итә, аны милләттәше дип саный.)

Җырның эчтәлеген, аның ничек моңга уралуын шагыйрь өченче зат, ягънги җырлаучының үз авызыннан ишеттерә: «өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә…». Чираттагы шигырь юлларында лирик герой җырчының нәрсәләрне әйтеп биргәнлеген конкретлаштыра да:
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңеленнән, —
дип, җырлаучының да эчке рухи халәтенә мөнәсәбәтен белдерә.

«Милли моңнар» сүзтезмәсенә салынган мәгънәне ачыклап карыйк. Нинди була ул «милли»? Моңнар — нәрсә?
(Милли — халыкныкы, нәкъ менә татар халкыныкы, дигәнне аңлата. Бу сүз үзеннән соң килгән исемне конкретлаштыра: моң-зарларгахалык тарган… Моңнар күплек санда килгән һәм халык моң-сагышларының иксез-чиксез, бетмә-төкәнмәс булуын ассызыклапала.)
Димәк, шигырьнең исеме үк халык сагышының мәйданын, чыганакларын, тарихи юлын, ерак үткәннәрдән алып, бүгенгәчә дәвам итүен белдерүче символ формасын алган.
«Милли моңнар»ның теленә игътибар итик. Ул нинди телдә язылган? (Саф татарча. «Тәкъдир» сүзе, аерым торса, бәлки аңлашылмас та иде. Әмма контекстта әсәрнең рухына ярашып тора һәм «язмыш» дигәнне аңлата.) Теленең халыкчан булуына тагын нинди дәлил иктерә аласыз? (Телнең халыкчанлыгын әсәргә кертелгән диалог тагы да көчәйтеп куя: Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде, Әллүки!”)

Әйе. Ике кешенең, нәкъ менә татар ир-атларына хас булганча, ике сүз белән дә үзара аңлашу диалогы әсәрнең халыкчанлыгын куәтләп торучы поэтик чара булып әверелгән.

Әсәрнең төзелешенә күз салыйк.
Игътибар иттегезме икән. Шагыйрь шигыренең исем астына «Зиләйлүк» көен дип язган. Ни өчен дип уйлыйсыз?
Җавап бирә алмасагыз, Шигырь строфаларындагы иҗекләрне санап карыйк.

И-шет-тем мин ки-чә: бе-рәү җыр-лый (10)
Чын без-нең-чә ма-тур, мил-ли көй; (9)
Баш-ка ки-лә уй-лар төр-ле-төр-ле, – (10)
Әл-лә нин-ди зар-лы, моң-лы көй. (9)

Шигырьне халык җыры белән чагыштырып карыйк.
Кара да г(ы)най урман уртасында (10)
Төлке уйный торган җирләр бар; (9)
Типсен безнең йөрәк, сүнмәсен дәрт, (10)
Дәртлеләргә якты юллар бар… (9)

Димәк, Әсәр төзелеше ягыннан озын көйләргә җырлана торган халык җырларының үлчәменә һәм ритмына салынган.
Халык җырлары нигез итеп алынса да, бу шигырь — иҗат җимеше. Халык җырлары, гадәттә, «лай-ләй», «ла-лә», «эй-эй» кушымчалары өстәлү исәбенә озынайтылган булалар һәм аларны кыскартып була. Тукай шигырен кыскартып булмый. Кыскарту аның рухына да, мәгънәсенә дә кирәксез үзгәртү кертер иде. Болардан башка, һәр строфа да бер бөтен булып, тулы сюжет хасил итәләр. Ә халык җырларында беренче һәм икенче өлеш арасында бәйләнеш булмый диярлек.

Гади халыкка, нинди генә милләттән булмасын, гомер итүе элек-электән җиңел булмаган, ул авыр хәлдә һәм һәрвакыт моң-сагыш эчендә яшәгән. Бу халәт башка милләт әдипләре иҗатында да чагылыш таба. Мәсәлән, Н.А.Некрасовның (1812 — 1877) «Размышления у парадного подъезда» әсәреннән өзекне карап китик.

…Родная земля!
Назови мне такую обитель,
Я такого угла не видал,
Где бы сеятель твой и хранитель,
Где бы русский мужик не стонал.

Где народ, там и стон… Эх, сердечный!
Что же значит твой стон бесконечный?
Ты проснешься ль, исполненный сил,
Иль, судеб повинуясь закону,
Все, что мог, ты уже совершил —
Создал песню, подобную стону,
И духовно навеки почил?..

Ике әсәрне чагыштырыйк. Габдулла Тукайның «Милли моңнар»ыннан сыкрану, ыңгырашу авазлары ишетелми. Аның тирән һәм нечкә хисләре күп төсмерле булып ташый: анда сагыш та, халык үткән юл да, тарихта калган эзләр белән горурлану даничәмә-ничә гасыр халыкны мескен хәлгә куеп изгән хөкүмәткә-җәмгытькә ачы нәфрәтһәм протест та бар. Болар бар да бер лирик хисләр генә түгел, карендәш-милләттәшләребезнең күңел дулкыннары булып, халык символы булып кабул ителә. «Хәйран калып» тыңларлык итеп җырлый ул, халыкның рухи кыйммәтләренең берсенә (җырга) ия булу белән бергә, милләтнең язмышыннан да, таримхыннан да хәбәрдар, халык моңнарын киләчәк буыннарга тапшыручы интеллигентлы зат булып та күз алдына килә. Шуңа күрә «Милли моңнар» яратып укыла, Тукайча «хәйран калып» тыңлана, һәм шуңа күрә дә «…бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә… калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле.»

Нәтиҗә ясыйк.
«Милли моңнар» шигыренең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

М.З.Зәкиев болай дигән: «Милләтне милләт итеп саклауда һәм үстерүдә Тукай, туган теле белән бергә, милли көйләребез, милли җырларыбыз әһәмиятен дә ачык күрә һәм күрсәтә».

Әнә шулай халыкның милли рухын чагылдырган күңел җәүһәрләре — җырлары Тукай тарафыннан, милли уртак хәзинә буларак, «Милли моңнар»га нигез (милли идея) итеп алынган.

______

Сәхифәне әзерләү өчен, С.Исмәгыйлеваның «Ишеттем мин кичә: берәү җырлый…» исемле мәкаләсе («Мәгариф» журналы, №3, 2011, 6-8 б.) һәм «Мирас» китапханәсе ресурслары файдаланылды.

Комментарий өстәү