Укытучылар көне белән!

 

Хөрмәтле укытучылар, коллегалар!

укытучы кСезне чын йөрәктән  һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучылар — гомерләрен изге һөнәргә багышлаган кешеләр. Сезнең иҗади сәләтегез, тәҗрибәгез, югары һөнәри осталыгыгыз нигезендә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә, иң мөһиме – укучылар һәм әти-әниләрнең рәхмәтләренә ирешеп килә. Сез белем бирүдәге гадәти алымнарны инновацион үзгәрешләр белән берләштереп, заман таләпләренә җавап бирердәй белемле балалар әзерлисез. 

Бу тантаналы көндә Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр теләп калам. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.

Педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен  җиткерәсем килә. Безнең мәктәп коллективлары элек-электән өлкән буын белән аралашып яшиләр. Бу аралашу ике як өчен дә бик файдалы. Өлкәннәребез куанып элекке эш урыннарына киләләр, мәктәп яңалыклары белән танышып баралар. Укучыларыбызның уңышларына сөенәләр. Җайлап кына үз киңәшләрен бирәләр. Бәйрәм белән Сезне! Тагын күп еллар аралашып яшәргә язсын, тормыш көзләрегез якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз.

Зур ихтирам белән  Л.Х. Бариев, мәгариф бүлеге җитәкчесе.

Комментарий өстәү