Дөрес язу кагыйдәләре

 

1. Сингармонизм законына буйсынган сүзләргә түбәндәге кушымча ялгана: нечкә сузыклардан торса, нечкә кушымча, калын сузыклардан торса, калын кушымча ялгана.
2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең соңгы иҗеге ниндигә тәмамланса (нечкә булса, нечкә …), шундый кушымча ялгана. Искәрмә: сүзнең язылышына түгел, әйтелешенә игътибар итегез!
3. Татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушымчалары сүз башында ике хәреф белән белдереләләр.
4. Сүз башындагы я, ю хәрефләренең [й] һәм нечкә сузык авазлар [ү], [ә] кушылмасын белдерүләрен күрсәтү өчен, бу хәрефләрдән соң килгән тартык артыннан нечкә сузык хәрефе булмаса, нечкәлек билгесе языла.
5. Нечкә иҗек ахырында к, г хәрефләрен [ҡ], [ғ] дип уку өчен бу хәрефләрдән соң калынлык билгесе (ъ) куела.

6. Сүзнең икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла.
7. Нечкәлек билгесе (ь) татар теле сүзләрендә иҗекнең нечкәлеген белдерә.
8. Нечкәлек билгесе (ь) рус сүзләрендә тартыкның нечкәлеген белдерә.
9. Нечкәлек билгесе (ь) аеру билгесе белдерә, бу очракта ул нечкә иҗектән соң языла.
10. Калынлык билгесе буларак, ъ үзеннән алда килгән г һәм к хәрефләренең кече тел тартыклары [ғ], [ҡ]ны белдерүләрен күрсәтә.

11. ъ, ь хәрефләре я, ю, е алдыннан килгәндә, аеру билгесе ролен уйный.
12. Сүзнең бер хәрефен генә юл ахырында калдырырга ярамый.
13. Һәр аерым тема, күренеш һәм мәсьәләгә караган өзек кызыл юлдан башлана.
14. Хикәя җөмлә ахырында нокта куела.
15. Тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләрдән соң нокта куела.

16. Инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң нокта куела.
17. Драма әсәрләрендә персонаж исеменнән соң нокта куела.
18. Китап, мәкалә, әсәр, китаплардагы бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый.
19. Кыскартылмаларда нокта куелмый.
20. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәрсәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

21. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.
22. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.
23. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.
24. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интонация белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе куела.
25. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым ясавын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

26. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
27. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.
28. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күпнокта куела.
29. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела.
30. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела.

31. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.
32. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.
33. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе куела.
34. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасында сызык куела.
35. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела.

36. Ия белән хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.
37. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр белән бирелсә, алар арасына сызык куела.
38. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
39. Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.
40. Исем һoм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

41. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исемнәр арасына сызык куела.
42. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
43. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.
44. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
45. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

46. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өтер белән аерыла.
47. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
48. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.
49. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйтелеп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.
50. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш килештәге сүздән соң нокта куела.

51. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.
52. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.
53. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.
54. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле интонация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
55. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

56. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.
57. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз-җөмлә булып формалашалар.
58. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
59. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.
60. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдындәа өтер куела.

61. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
62. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр ике очракта дә җәя эченә алыналар.
63. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.
64. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.
65. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

66. Раслауны яки кире кагуны белдерүче әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
67. Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.
68. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар.
69. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
70. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

71. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.
72. Тиңдәш аергычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
73. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе куелмый.
74. Кабатланмыйча килгән һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп килсәләр, алар арасында өтер куелмый.
75. Һәм, да/дә (та/тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

76. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
77. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
78. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләрнең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.
79. Үзара кискен каршылык яки сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
80. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүзләр арасына тыныш билгесе куелмый.

81. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
82. Беренче кисәк I яки III заттагы берлек сан тартым белән белдерелгән исем фигыль, ә икенчесе төп формадагы исем фигыль белән бирелгән кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.
83. Барлык-юклык формаларында инфинитивлы кабатлаулар арасында сызыкча куела.
84. Тек (дек), икән, булгач, кадәр, хәтле, чаклы, булып кебек сүзләр белән ясалган исем кабатлаулары эчендә бернинди тыныш билгесе куелмый.
85. Өс(т), арт, урын, ас(т) сүзләре белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

86. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар.
87. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела.
88. Аныклагыч та, аныкламыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкламыш ике яктан да сызык белән аерыла.
89. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.
90. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәя эченә алыналар.

91. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела.
92. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
93. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән элек тә һәм алардан соң да килсә, беренчесеннән соң – ике нокта, икенчесеннән алда сызык куела.
94. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла. Газета, журнал, китап, фильм, спектакль, завод-фабрика, күмәк хуҗалык исемнәре куштырнаклар эченә алына һәм баш хәрефтән языла.
95. секретарь, календарь кебек алынма сүзләрнең I, II, III зат тартым кушымчалары нечкә — секретарем, календарең, ә килеш кушымчалары калын була: секретарема, календареңны.

96. завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш, һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта, пароходка, клубтан.
97. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне.
98. Смоленск, Ульяновск кебек -ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида.
99. җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, [й]+[ы], [й]+[э] авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае.
100. Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән [п] һәм [к], [ҡ] авзлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы.

101. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы [у] һәм [ү] авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве.
102. -ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе, предприятиебез, линиясе.
103. Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы.
104. -лык/-лек исем ясагыч кушымчалары борын авазына беткән сүзләргә шул көенчә ялгана: печәнлек, утынлык, салкынлык.
105. Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан [ы], [э] авазлары ишетелә, ләкин язуда алар күрсәтелми: тар-рак, киң-рәк.

106. Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: яшел — яшькелт, сары — саргылт.
107. Унбердән алып унтугызга кадәр саннар (кушма саннар) кушылып языла.
108. Тезмә саннар аерым языла. Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла.
109. Чама саны кушымчалары -лап/-ләп, -лаган/-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә дә: унлап, унлаган.
110. гарәп цифрлары тәртип саны кушымчасыннан бераз аерылыбрак языла: 5 нче сыйныф, 11 нче трамвай.

111. Рим цифрларыннан соң кушымчалар ялганмый: XIХ гасыр, I том.
112. Вакыт чиген күрсәткән саннар сызык аша языла: Г.Исхакый 1878 — 1954 елларда яшәгән.
113. Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе саннар белән түбәндәгечә күрсәтелә: §12 — уникенче параграф, IV бүлек — дүртенче бүлек, 15 нче бүлек — унбишенче бүлек.
114. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, кагыйдә буларак, сүз белән языла.
115. Инфинитив фигыльдә кушымча язылышы икеләнү тудырган очракларда күбесенчә -арга/-әргә кушымчасы ялгана.

116. Артыклык дәрәҗәсе ясый торган өр-, чем-, ямь-, кып-, күм- кебек кисәкчәләр сызыкча аша языла.
117. Иң, нәкъ, җете, тома, шыр, үтә, әле, әллә, инде, хәтта, соң кисәкчәләре аерым языла.
118. Һич кисәкчәсе, юклык алмашлыгы ясаганда, сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр янында аерым языла: һичнинди, һич белмәгән.
119. ган/генә, кына/кенә, ук/үк, да/дә, та/тә, ла/лә, ләбаса/лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре һәрвакыт аерым языла.
120. -мы/-ме, -мыни/-мени, -дыр/-дер, -тыр/-тер, -чы/-че, -сана/-сәнә кисәкчәләре кушылып языла.

Комментарий өстәү