БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫННАН ИНФОРМАЦИОН ХАТ

 

Хөрмәтле коллегалар! Сезне татар һәм чагыштырма филология факультеты, татар филологиясе кафедрасы фән көненә багышлап үткәреләчәк “Хәзерге тюркология: төрки халыклар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән VII Халыкара тюркологик конференциядә катнашырга чакыра. Конференция 2014 нче елның 7 нче февралендә үткәрелә. Конференциядә катнашу өчен галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар чакырыла. Материаллар 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр кабул ителә. Конференция 7 нче февральдә 10 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү вакыты: 9.30. – 10.00. Конференциянең төп юнәлешләре:

  • хәзерге тел белеменең актуаль мәсьәләләре; — төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы;
  • төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты;
  • төрки халыкларның рухи мәдәнияте һәм лингвокультурологиясе;
  • тәрҗемә һәм контактология мәсьәләләре;
  • төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда яңа алымнар;
  • төрки халыкларның дине һәм тарихы.

Конференциягә татар, рус, төрек телләрендә язылган мәкаләләр кабул ителә. Конференциядә катнашырга теләүчеләргә 2014 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр заявка, мәкалә һәм түләү кәәгазенең күчермәсен электрон вариантта җибәрү сорала (файлны ФИО белән исемләгез). Конференцияне оештыру өчен түләү хакы 400 сум (җыентыкны почта аша җибәрергә кирәк булса, өстәп 150 сум түләнә). Конференцияне оештыру, программа һәм җыентыкны бастыру чыгымнары оештыру өчен түләү хакына керә. Чит ил авторларына һәм фән докторларына материалларны бастыру түләүсез. Конференциядә online режимында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Ашау һәм яшәү урыны белән чакыручы як тәэмин итә.

Оештыру өчен түләү хакын түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 423604, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, 89 нчы йорт, татар филологиясе кафедрасы (Саттарова Гөлназ Гөлүс кызына). Белешмәләр өчен телефон: (885557)7-52-89 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканаты); 8-906-331-22-34 (татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы Альберт Зөфәр улы Нигамаев); 8-960-074-73-74 (татар филологиясе кафедрасы доценты Рима Биҗан кызы Камаева); 8-909-312-37-37 (татар филологиясе кафедрасы доценты Айгөл Хәбибҗан кызы Мөхәммәтҗанова). E-mail: kaf_tat_fil_el@kpfu.rutatfilkaf@yandex.ru.

Мәкаләне түбәндәге таләпләргә туры китерергә: фәнни мәкалә күләме буенча 5 биткә кадәр булырга тиеш (артып китсә, һәр бит өчен өстәмә рәвештә 100 сум түләнә). Текст электрон вариантта тапшырыла (Word for Windows, *.doc форматында, 1,5 интервал, Times New Roman, 14 нче шрифт, полялар бар яктан да 2 см, кызыл юл – 1,25 см.). Беренче битнең уң ягында өстә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, эш урыны, шәһәре күрсәтелә. Астөшермәләр текст эчендә бирелә: [1, 15]. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә текст ахырында бирелә. Беренче битнең беренче юлында авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, икенче юлда эш яки уку урыны, өченче юлда уртада мәкаләнең исеме языла. Үрнәк Э.С.Салихова Башкорт дәүләт университеты МӘКАЛӘНЕҢ ИСЕМЕ Мәкаләнең тексты. Мәкаләнең тексты…. Конференциядә катнашу өчен заявка Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Шәһәре Эш урыны Вазифасы Гыйльми дәрәҗәсе, исеме Секция Мәкаләнең исеме E-mail Адрес Катнашу формасы Телефон Оештыру комитеты

Комментарий өстәү