Туган телем — иркә гөлем

 
Эльвира ӘХМӘТҖАНОВА, Шуганка төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Соңгы елларда безнең мәктәптә туган тел атналыгы уздырыла башлады. Мәктәптә укучы балалар рус һәм татар милләтеннән булганга, шулай ук өч тел: татар теле, рус теле һәм инглиз телләре укытылгач, без ул атналыкны өч телгә дә багышлыйбыз. Атна кысасында бик күп чаралар уздырыла. Мәсәлән, «Нәфис сүз остасы», «Иң яхшы диктант язучы», «Тылсымлы сүзләр остасы» (өч телдә дә матур сүзләрне күп итеп әйтә белүче), «Иң оста тәрҗемәче» һәм башка төрле номинацияләр буенча конкурслар бара. I — VI сыйныфлар — әкиятләр, VII — VIII сыйныфлар —сочинениеләр тәкъдим итәләр. Узган уку елында укучылар үзләрен журналист ролендә дә сынап карадылар: «Бүген нинди көн?», «Туган телне саклау ни өчен кирәк?», «Сез ничек уйлыйсыз: телне саклау буенча районда, авылда чаралар уздырыламы? Уздырылса, аларның файдасы, әһәмияте бармы?» кебек сораулар биреп, авылдашларыбызның фикерләрен белделәр. Алга таба «Сүзләрнең килеп чыгышы, татар теле белән рус телләре арасында бәйләнеш» турында проект эше яклау да күздә тотыла. Дәвамы…

Комментарий өстәү