“Яшьләр фәнни эзләнүдә”

 

Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист

2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013нче елның 21нче декабрендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында “Яшьләр фәнни эзләнүдә” исемле республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе үткәрде.

Читтән торып үткән турда барлыгы 419 укучы катнашты һәм 162 се сайлап алынды. Шулар арасында Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйхәйдәрова Рүзилә — I урын, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Насретдинова Азилә — II урын, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сәхәбетдинова Алинә III урын яуладылар. Үрәзмәт урта  гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Шәйгәрданова Альбина исә катнашучы сертификатына лаек булды. Укытучылары: Эльвира Әхмәтҗанова, Гөлнара Хәкимова, Гөлсинә Сәхбетдинова, Альбина Әбүбәкирова. Җиңүче кызларны һәм аларны әзерләгән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Яңа елларда тагы да зур уңышлар, җиңүләр алда булсын! 

 

Комментарий өстәү