Мөслим мәктәпләрендә Факил Сафинның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичәләр узды

 

159027Шәймәрданова Н.Ә., мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты

IMG_4685 (NXPowerLite)14 нче гыйнвар көнне Мөслим лицеенда, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Мөслим гимназиясендә Г.Исхакый һәм А.Грибоедов исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Көмеш кыңгырау” газетасы редакторы Факил Сафинның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Әлеге чарада Мөслимебезнең танылган шәхесләре язучы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева да катнашты. Язучыларны Мөслим башкарма комитеты урынбасары Р.Җ.Солтанов һәм мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Н.Ә.Шәймәрданова озатып йөрде. Очрашуда укучылар һәм районның  татар теле укытучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның җырларын башкардылар. Шулай ук якташ шагыйребез укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларына да җаваплар бирде.

DSC06762 (NXPowerLite)DSC06765 (NXPowerLite)DSC06768 (NXPowerLite)IMG_4667 (NXPowerLite)DSC06095-NXPowerLiteDSC06098-NXPowerLiteDSC06102-NXPowerLiteDSC06100-NXPowerLiteDSC06112-NXPowerLiteDSC06114-NXPowerLiteDSC06116-NXPowerLiteDSC06119-NXPowerLite

Комментарий өстәү