Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре

 

image1. Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр.

3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк!

4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә — әдәплелек ул.

5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер.

6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.

7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.

8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия — өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр.

9. Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң  гүзәле – гаделлектер.

10. Тәрбия акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.

Комментарий өстәү