“Мәгариф” журналы – мөгаллимнәрнең уң кулы

 

Яңартылган “Мәгариф” журналының гыйнвар саны дөнья күрде. Яңа җитәкчелек кул астында әзерләнгән бу журналның форматы һәм күләме элеккечә калса да, эчтәлегендә һәм бизәлеш-дизайнында шактый үзгәрешләр бар. Узган ел азагында 100 еллык тарихы булган бу журнал ябыла икән дигән имеш-мимешләр йөргәнен күпләр хәтерлидер. Журналның яңа баш мөхәррире Илдар Миргалимов бу хакта: “Һәр басма әледән-әле үзгәрешләр, яңару кичерергә тиештер ул. Бизәлешне үзгәртү, җитәкчелек алмашыну, коллектив яңару, киләчәккә төзелгән стратегиягә төзәтмәләр кертү, шуның белән бергә басманың эчтәлеген баету – болардан башка матбугатның үсешен, камилләшүен күз алдына китерү мөмкин түгел. Журнал мәгариф системасы белән бәйләнештә тора икән, ул очракта замана таләпләренә бигрәк тә сизгер булырга кирәк, чөнки мәгариф системасына бәйле вәзгыять тагын да тизрәк темплар белән үзгәрә. Шуңа күрә “Мәгариф”нең тыштан да, эчтәлек ягыннан да яңаруы табигый”, – ди.

Мәгълүм булганча, моннан биш ай элек “Гаилә һәм мәктәп” журналының тәүге саны басылып чыккан иде. Илдар Миргалимов “Мәгариф” журналы мөгаллимнәрнең уң кулы булса, “Гаилә һәм мәктәп” – сул кулы кебек, дигән фикердә. Бу басмаларның икесен дә өстәлендә тоткан укытучы профессиональ яктан үсү өчен бәһаләп бетергесез мәгълүмат чыганакларына ия булачагын ассызыклый ул. Шул ук вакытта баш мөхәррирнең укучыларга сораулары бар: редакция журналның структурасы, бүлекләр, сәхифәләр, темалар буенча тәкъдимнәр көтеп кала.

Журналның баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Радик Сабиров сүзләренчә, бүгенге көндә “Мәгариф” редакциясе авторларга һәм мәкаләләргә аерым кагыйдә-таләпләр системасын керткән. Ул кагыйдәләр публикацияләр этикасы буенча комитет — Committee on Publication Ethics нормаларына һәм халыкара стандартларга нигезләнеп төзелгән.

– “Мәгариф” журналында мәгариф һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларның шул өлкәгә караган язмалары басыла, алар – методик эшләнмәләр, дәрес һәм тәрбия эшләре конспектлары, тәҗрибә уртаклашу булырга мөмкин. Барлык мәкаләләрнең мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән балалар бакчаларында эшләүчеләргә ярдәм итәрдәй характерда язылуы зарур. Моннан тыш заман һәм мәгариф сәясәте, милли мәгариф темасын яктырткан фәнни-публицистик материаллар да хуплана. Иң мөһиме – язмалар моңа кадәр башка басмада дөнья күрмәгән булсын, – ди Радик Сабиров.

Сүз уңаеннан, 2014 елда да журнал “Иң яхшы мәкалә авторлары” бәйгесен уздырачак. Гомумән, “Мәгариф” журналында материал бастыру – укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен зур казаныш икәнен, аларның аттестацияләрдә нык ярдәм итүен онытмаска кирәк.

Радик Сабиров сөйләгәнчә, алга таба “Мәгариф” журналының һәр санында билгеле бер теманы яктырту ниятләнелә. Мәсәлән, киләсе февраль санында соңгы елларда Татарстанда популяр Сингапурның мәгариф проектына кагылышлы язмалар урын алачак. Март – авыл мәктәпләренә, ә апрель, чираттагы уку елы тәмамлануны истә тотып, имтиханнарга багышланыр дип көтелә. Гыйнвар санындагыча, мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңа кануннарга белгечләр аңлатмасын биргән һәм укытучыларны борчыган сорауларга җаваплар табарга ярдәм иткән сәхифәләр дә даими рәвештә тәкъдим ителәчәк. Кушымта буларак, Татарстан районнарының мәгариф юнәлешендәге эш тәҗрибәсен уртаклашучы язмалар урын алачак. Бу санда – Бөгелмә педагогика көллияте сүз алган.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментарий өстәү