Инбер Шәфыйков истәлегенә багышланган III нче республикакүләм “Моңлы курай” курайчылар бәйгесе узды

 

Яр Чаллы шәһәрендә 16 гыйнвар көнне 1 нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында, “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган 3нче республикакүләм «Моңлы курай» курайчылар бәйгесен уздырды.
Иңбер Шәфыйков — гомеренең 30 елын сәхнәгә багышлап, татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән, заманында “Чулман” ансамблен җитәкләгән, танылган курайчы, милләтебез моңнарын саклап калган композитор.
1993 нче елда “Шәһәр балалар иҗат сарае” бинасында “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең беренче җитәкчесе итеп билгеләнә. Үзе җитәкләгән бүлектә курайчылар, гармунчылар ансамбльләре оештырып аларны олы сәхнәгә чыгара.
Көч сынашырга дип Татарстанның төрле төбәкләреннән кунаклар килде — Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай р-ны, Теләче р-ны, Сарман р-ны, Мөслим р-ы курайчылары үзара көч сынашты.
ГРАН-ПРИга Мамадыш шәһәре Яруллиннар ис. Балалар сәнгать мәктәбенең “Сандугач» оркестры лаек булды. Җитәкчесе Дульмиев Фариль Равилович.

Җиңүчеләр исемлеге

_________________________________

Шафиков Инбер Вагыйз улы 1941 нче елда Мөслим авылында туа. Яшьтән  үк халык уен  кораллары белән кызыксына. Армиядә тынлы уен кораллары оркестрында  уйный. Казан музыка училищесында укый. Көйләр язу белән мавыга. Әлмәт, Алабуга музыка училищеларында укыта. 1970 нче елдан Чаллы шәһәрендә яши башлый. Танылган композитор һәм курайлар ясау остасы Ифрат Хисамов белән танышып, үзе дә  курайлар ясау эшенә керешә. Шәһәр балалар үзәгендә бик күп балаларны курайда уйнау серләренә төшендерә. 2001 нче елда Чаллы шәһәрендә вафат була.

Инбер Шәфыйков истәлегенә багышланган III нче республикакүләм “Моңлы курай” курайчылар бәйгесе узды: 1 комментарий

Комментарий өстәү