Вәрәшбашта киңәштек

 

тимергалиеваТимергалиева Э.В., Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.

2014-02-26 12-55-58 (NXPowerLite)Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе педагогларның фән буенча, педагогика, психология, укыту методикасы буенча  белемнәрен күтәрү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә юнәлеш бирү, дәүләт имтиханнарына әзерлек эшенә, педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү – болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре. Соңгы елларда исә фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, укучыларны фәнни эш белән шөгыльләндерү юнәлешендә эш башланды.

26 нчы февраль көнне Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның игътибарын һәм хәтердә калдыру сәләтен үстерүнең яңа формалары һәм алымнары” темасы астында методик берләшмәнең чираттагы утырышы узды. Мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Сәхбетдинова 9 нчы сыйныфта “Якташ шагыйрьләр иҗатында иярченле кушма һәм катлаулы төзелмәләрнең кулланылышы” темасы буенча проект-дәрес,  беренче категорияле укытучы Ләйсән Яхина 6 нчы сыйныфта “Саннарда да хикмәт бар” дигән темага онлайн дәрес күрсәттеләр. Дәресләрдән күренгәнчә, материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле фәннәрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Дәресләрдә проект методын куллану, укчыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Вәрәшбаш мәктәбе укытучыларының бу өлкәдә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтәргә кирәк.

    ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән халыкара Туган тел көнен район укытучылары аеруча зур фантазия белән уздыралар. Бу уку елында да мәктәпләрдә төрле формада мавыктыргыч чаралар уздырылды.Укытучылар игътибарына Туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде. Чараны оештыруга барлык коллектив көчен куйган. Укучыларның чыгышлары матур тәэсирләр калдырды. Вәрәшбаш мәктәбдә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибә дә, күркәм нәтиҗәләр дә бар. Осталыкка чикләр юк. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына матур нәтиҗәләргә ирешә ала.

Семинар эшендә Вәрәшбаш төп мәктәбенең хезмәт ветераны Тәзкирә Низамова,  лицейның лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фирая Йосыпова, Әнисә Салихова катнаштылар.

Семинарның теоретик  өлешендә укытучылар дәресләргә үзанализ ясау тәртибен тикшерделәр, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Зирәк тиен» уен-конкурсын үткәрү,  9 нчы сыйныфларда Бердәм дәүләт тестлаштыруын уңышлы башкару алшартлары турында сөйләшүләр алып бардылар.

 Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслимбез данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар. Быелгы уңышлар да сөендерә. Татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм фән бәйгеләре нәтиҗәләре һәм аларга булган таләпләр буенча милли мәгариф җитәкчесе Н.Ә.Шәймарданова чыгыш ясады һәм нәтиҗәле эшләүче аерым укытучыларны билгеләп үтте.

2014-02-26 09-30-02 (NXPowerLite)2014-02-26 09-30-46 (NXPowerLite)2014-02-26 09-30-50 (NXPowerLite)2014-02-26 09-50-42 (NXPowerLite)2014-02-26 09-50-50 (NXPowerLite)2014-02-26 09-51-00 (NXPowerLite)2014-02-26 09-54-52 (NXPowerLite)2014-02-26 09-55-24 (NXPowerLite)2014-02-26 10-00-22 (NXPowerLite)2014-02-26 10-02-30 (NXPowerLite)2014-02-26 10-05-56 (NXPowerLite)2014-02-26 10-07-22 (NXPowerLite)2014-02-26 10-09-20 (NXPowerLite)2014-02-26 10-12-06 (NXPowerLite)2014-02-26 10-14-58 (NXPowerLite)2014-02-26 10-17-22 (NXPowerLite)2014-02-26 10-17-42 (NXPowerLite)2014-02-26 10-29-48 (NXPowerLite)2014-02-26 10-47-14 (NXPowerLite)2014-02-26 10-54-36 (NXPowerLite)2014-02-26 10-59-00 (NXPowerLite)2014-02-26 11-04-48 (NXPowerLite)2014-02-26 11-36-22 (NXPowerLite)2014-02-26 11-51-24 (NXPowerLite)

Комментарий өстәү