Рус төркеме укучылары өчен татар теле фәне буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре

 

2014 елның 17-19 нче февраль көннәрендә рус төркеме  укучылары өчен татар теле фәне буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең район командасы  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Безнең район данын  якларга 3 укучыбыздан торган команда  барды (Александровичине Регина , Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы; Асманова Алинә, Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы; Григорян Нарине, Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы). Команда республика буенча 3  урын алган. Шәхси беренчелектә Григорян Нарине һәм Асманова Алинә  олимпиаданың призерлары булдылар (җитәкчеләре –Латыйпова Алсу Галиевна һәм Тимергалиева Эльмира Василовна). Әфәрин, кызлар! Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Укуыгызда уңышлар теләп калабыз!

Комментарий өстәү