Татар теле фәне буенча республика олимпиадасында

 

2014 елның 9-11 нче февраль көннәрендә татар теле фәне буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең район командасы  катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Безнең район данын  якларга 3 укучыбыздан торган команда  барды (Нәсретдинова Азилә, Әмәкәй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы; Гыйздатова Эльза, Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучысы; Хәсәнова Алина, Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы).  Азилә Нәсретдинова – олимпиаданың призеры булды (җитәкчесе — Хәкимова Гөлнара Шәрип кызы). Әфәрин! Җиңүләрегез белән котлыйбыз! Укуыгызда уңышлар теләп калабыз!

Комментарий өстәү