Интернетта татар телендә аралашучылар саны арта бара

 

Соңгы 3-4 ай эчендә Интернет челтәрендә татар телендә аралашулар саны сизелерлек арткан. Татнетны үстерү фондының социаль челтәрләрдә һәм кайбер интернет-порталларда үткәргән тикшеренүләре, Google һәм Яндекс сервислары шуны дәлилли.

Әлеге үсешнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны, аз булса да, даими арта бара. Мисал өчен, “Татар иле” челтәренең Татнет каталогында булган сыйфатлы татар сайтлары саны бу атнада 700 дән артып китте. Әлегә эзләү системалары аша табып булмаган күп кенә яңа сайтларга да нәкъ менә Татнет каталогы аша күчеп эләгеп була. Дәвамы >>>

Комментарий өстәү