Фоат Садриев укулары – 2014

 

DSC0330728 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында I төбәкара “Фоат Садриев укулары – 2014” узды. Укуларның максаты: якташ язучыбыз иҗатын өйрәнү, пропогандалау, 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылышын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укуларда Татарстан Республикасы Язучылар Союзы әгъзалары, “Казан утлары” журналы редакциясе, КФУ Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге хезмәткәрләре, Казан шәһәре, Яр Чаллы, Бөгелмә, Тукай, Азнакай, Актаныш, Мөслим районнарының 18 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнгән 22 укучы катнашты.

I төбәкара “Фоат Садриев укулары – 2014” 3 секция кысаларында узды.

I секциядә 8 нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

I урын – Шәйхәйдәрова Рүзилә (Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбе);

II урын – Нурлыгаянова Фирүзә (Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе);

III урын – Сәрвәрова Лилия (Актаныш районы Чалманарат төп гомуми белем бирү

мәктәбе).

II секциядә 9 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

I урын – Галиева Ильвина (Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе);

II урын – Гарипова Инзилә (О.Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе);

III урын – Ситдикова Айзилә (Казан шәһәре Идел буе районы 88 нче номерлы урта

гомуми белем бирү мәктәбе).

III секциядә 10-11 нче сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

I урын – Габдуллина Заринә (Мөслим гимназиясе);

II урын – Хәсәнова Алинә (Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе);

III урын – Мөхәммәтов Минәхмәт (Актаныш районы 1 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе).

Шулай ук фәнни эзләнү, проект эшләре белән шөгыльләнгән һәм мастер-класс күрсәткән укытучыларның да хезмәтләре бәяләнде.

I урын – Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы (Мөслим,

Азнакай районы Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәпләре);

II урын – Гыйльфанов Ленар Илдар улы, Мөлекова Миңлегөл Харис кызы (Яр Чаллы шәһәре 17 нче , Бөгелмә районы Карабаш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре);

III урын – Шаева Венера Мнахир кызы (Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Җиңүче һәм катнашучы һәр укучы һәм укытучыга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Комментарий өстәү