II Халыкара олимпиадада

 

49070330 нчы апрель көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы булып үтте.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 нче апрельдән 1нче майга кадәр Казан шәһәрендә узды. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 нче елның 9 нчы декабреннән 25 нче декабренә кадәр теләге булган һәркем катнашты. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таджикистан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышты.
Олимпиадада урыннар чит ил, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы студентлары, мәктәп укучылары арасыннан билгеләнде. Безнең Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Исанбаева Юлия әлеге бәйгедә III урынга лаек булды. Юлиянең укытучысы — Гөлназ Гайнетдинова.
Олимпиадада катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз.

Комментарий өстәү