“Гасырлар өнен тыңлап”

 

50217317 нче май көнне Сарман районы Җәлил бистәсенең №2 мәктәбе базасында “Гасырлар өнен тыңлап” темасы астында филология фәнннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның 75 яшьлек юбилеена багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “ТАТМЕДИА” ААҖ, “Чын мирас” журналы редакциясе хезмәткәрләре укытучыларның һәм укучыларның фәнни эшләрен, чыгышларын бәяләде.
Мөслим гимназиясеннән өч укучысы әлеге конференциядә үзләренең фәнни-эзләнү эшләре белән катнаштылар. Жюри укучыларның хезмәтләрен югары бәяләде. 10 нчы в сыйныфы укучысы Зарина Габдуллина I дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 8 нче б сыйныфы укучылары Динара Бәдретдинова һәм Лиана Харисова, беренче мәртәбә фәнни-эзләнү эшләре белән чыгыш ясауларына карамастан, III дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк иясе булдылар. Фәнни җитәкчеләре — гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.В.Тимергалиева.

Комментарий өстәү