Күргәзмәдә – Роза Низамова эшләре

 

542120Бу көннәрдә Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният сараеның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыйм кызы Низамованың чигү ысулы белән иҗат ителгән әсәрләреннән күргәзмә эшләде. 4 дистәдән артык иҗат эше тәкъдим ителгән әлеге күргәзәмә белән Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицееннан йөзгә якын укучы танышырга өлгерде. Балалар белән булган җанлы әңгәмә вакытында Роза ханым иҗат иткән һәр картинасының тарихы, эшләнү тәртибе белән таныштырды, сораулар бирде, балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Комментарий өстәү