Республикакүләм семинар-киңәшмә

 

27 нче октябрь көнне Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык эш планы нигезендә, Мөслим гимназиясе базасында балык муниципаль районнарның милли мәгариф буенча җаваплы методистларының республикакүләм семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Мөслим муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Р.Х.Муллин, Башкарма комитетның социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Җ.Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х.Бариев, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.М.Әхмәтҗанова, бүлек җитәкчесе А.С.Шәрипова  катнашты.

Семинар барышында районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларның, Мөслим гимназиясенең, Мөслим  үзәге “Кояшкай” балалар бакчасысының  алдынгы эш тәҗрибәсен яктырткан  күргәзмәләр  куелды. Районның бер төркем укытучылары мастер-класслар күрсәтте, чыгышлар белән тәҗрибә уртаклашты. “Туган телем, милләтем – өметле киләчәгем”  музыкаль-хореографик композиция күрсәтелде.

Комментарий өстәү