Татар теле укытучылары өчен семинар

 

22 нче ноябрь көнне Мөслим лицее базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “9,11 нче сыйныф укучыларын татар теле һәм әдәбиятыннан БДТ (ЕРТ), ТДИ (ОГЭ), БДИ (ЕРЭ)ны уңышлы тапшыру технологияләрен өйрәтү” дигән семинары узды. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны 21,22,23,24 нче кодлар нигезендә бердәм дәүләт тестлаштыруына һәм ТДИга әзерләү үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Шулай ук быелгы уку елында булачак яңалыкларга һәм үзгәрешләргә тукталдылар, практик биремнәр дә эшләп карадылар.

Комментарий өстәү