XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укуларында

 

27 нче гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә  XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укулары булып узды. Ул укуларда безнең районнан финалга үткән  4 укытучы: Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Инзилә Шогаеповна, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна һәм Түбән Табын  төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхмәтвәлиева Рәсилә Миңнемөхәммәт кызлары катнаштылар. Алар һәрберсе билгеләнгән секцияләрдә чыгыш ясап җиңүчеләр булдылар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

XIV Республика Ризаэтдин Фәхреддин укуларында: 1 комментарий

  1. XIV Республика Ризаэтдин Фәхретддин укуларында катнаштым Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Давлетова Раушания Фатиховна һәм Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Гөлнар Фатиховна чыгышларым тыңладым бик матур чыгыш ясадылар.

     

Комментарий өстәү