«Ел укытучысы — 2017» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле

 

1331607“Ел укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль турының  нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгенең җиңүчесе булып Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И. танылды.  Икенче урынга – Мөслим лицееның биология укытучысы Миторофанова А.К., өченче урынга — Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Кадыйрова Р.Г., дүртенче урынга  Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсәдуллина Й.Р. лаек булдылар. Алар Мөслим гимназия базасында 8 — 9 нчы февраль көннәрендә узачак зона этабында районыбыз данын яклаячак.

Комментарий өстәү