«Ел укытучысы — 2017» конкурсының зона этабы үтте

 

13373188-9 февральдә Мөслим гимназиясе базасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үткәрелде. Бәйгедә Татарстан Республикасының 6 районыннан (Мөслим, Зәй, Актаныш, Түбән Кама, Сарман, Минзәлә) килгән мөгаллимнәр дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте. Районыбыз данын Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г.И., Мөслим лицееның биология укытучысы Митрофанова А.К., Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Кадыйрова Р.Г., Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әсәдуллина Й.Р. яклады. Нәтиҗәләр 25 февральдә билгеле булачак.

Комментарий өстәү