Киңәшләшәбез: “Сәләтле укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен ачуда инновацион технологияләрнең роле”

 

27 нче февраль көнне Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Сәләтле укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләрен ачуда инновацион технологияләрнең роле” дигән тема астында чираттагы семинары узды. Семинарның максаты сәләтле укучыларның мөмкинлекләрен, алар белән эшләү үзенчәлекләрен күрсәтү иде. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Әхмәтҗанова 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре буенча анализ дәресе үткәрде, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Зирәк укытучы” дигән интеллектуаль уен оештырды. Әлеге чарада 6 укытучы филология фәненнән үз белемнәрен күрсәттеләр. Катнашучы һәм җиңүче укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Укытучылар семинар барышында республикада үтә торган фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашу нәтиҗәләре, укучыларны әзерләү үзенчәлекләре, шулай ук укытучылар өчен булган норматив документлар белән эшләү тәртибе белән таныштылар. Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә катнаштыру һәм әзерләү үзенчәлекләре буенча эшлекле сөйләшү дә булды.

 

Комментарий өстәү