«Мин – хан түгел, Мин – бары тик Зөлфәт»

 

(Дәрес-иҗади остаханә)

Зөлфирә Насих кызы Шәңгәрәева, Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) иҗатына күзәтү ясау; укучыларны шигырь укырга, аның мәгънәсенә төшенергә, матурлыгын күрергә өйрәтү; балаларда шагыйрь иҗаты белән кызыксынуга ихтыяҗ уяту, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрь Зөлфәт портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, гимназиянең «Яшь бөреләр» иҗат түгәрәге укучылары тарафыннан чыгарылган «Мөслим әдипләре» аудиокитабы.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: проблемалы, тикшерүле, өлешчә эзләнүле.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: коллектив һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр: шигырь, анализ, проблема.

дәвамы

Комментарий өстәү