Дистанцияле уку: татар әдәбияты дәресләре

 

Кадерле укучым! Без сезнең белән үзлектән укуга күчәбез. Мөстәкыйль укуның үз уңайлыклары бар. Син үзең теләгән вакытыңда әдәби әсәр белән таныша, биремнәрне эшләгәндә авырлыклар туса, һәрвакыт укытучы белән элемтәгә керә аласың. Сылтамалар (ссылкалар) буенча күчә алмасаң, аны күчермәләп алып, адрес юлына куй һәм ENTER төймәсенә бас. Биремнәрне башкару өчен дәрес үткән көнне 20.00 сәгатькә кадәр  вакыт билгелик. Көн дәвамында эшләгән биремеңне укытучыга җибәреп, син билге алачаксың. Хәерле сәгатьтә! Уңышлар телим! Башладык!

ТАТАР МӘКТӘБЕ (81 НЧЕ КОД)

5 нче сыйныф.

1-2 нче дәресләр.  Ф. Әмирхан. “Нәҗип” хикәясе эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше. (2 дәрес)

3-4 нче дәресләр. Мәсәл жанры. М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

5 нче дәрес. Сәнгать төре буларак матур әдәбият. Чәчмә әсәрләрдә сурәтләү чаралары.

6 нчы сыйныф. Шигырь төзелеше: үлчәм, ритм, рифма, тезмә, строфа.  Шигырьдә образлар, лирик герой. Ф.Яруллин «Сез иң гүзәл кеше икәнсез».

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Лиро-эпик жанр – баллада.  Образлар системасы. Символ һәм аллегория алымнары. М. Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасы эчтәлеге.

2 нче дәрес. И. Юзеев. “Бакчачы турында баллада” да фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау.

3 нче дәрес. И. Юзеев. ”Йолдыз кашка турында баллада” әсәрендә батырлык темасы.

4 нче дәрес. Эпик төр жанры – роман. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы. Сюжет һәм композиция  үзенчәлеге.

5 нче дәрес. Ә.Фәйзи “Тукай” романында катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре, төп геройлар.

6 нчы дәрес. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы. Йомгаклау.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Г. Гыйльманов тормыш юлы һәм иҗаты. “Язмышның туган көне” хикәясе эчтәлеге. Вакыйга, конфликт, сюжет, сюжет элементлары төшенчәләре.

2 нче дәрес. Г. Гыйльманов. “Язмышның туган көне” хикәясендә күтәрелгән проблемалар, сәнгатьчә эшләнеше.

3 нче дәрес. З.Хәкимнең иҗат биографиясе. “Сәер кыз” драмасы эчтәлеге.

4 нче дәрес. З.Хәким. “Сәер кыз” драмасының идея-проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше.

5 нче дәрес. Р.Харисның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сабантуй” поэмасы. Татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре.

8 нче сыйныф

1-2 нче дәресләр. Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (“Биектә калу”)  повестенда образлар системасы.

3 нче дәрес. Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗат үзенчәлекләре. Драма турында төшенчә.

4 нче дәрес. Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»  моңсу комедиясендә төп образлар.

5 нче дәрес. Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты.

6 нчы дәрес. Ф.Яруллин «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте.

7 нче дәрес. Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестенда проблема.

8 нче дәрес. М.Әгъләмовның тормыш юлы, иҗаты. «Каеннар булсаң иде».

9 нчы дәрес. М.Әгъләмовның “Учак урыннары” шигыре.

10 нчы дәрес. М.Әгъләмовның “Җил дә җил”, “Без”, “Сабантуй” шигырьләре.

9 нчы сыйныф

А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повестена анализ.

1 нче дәрес. Н.Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты. «Ител суы ака торур» романының сюжет-композициясе, идея-проблематикасы.

2 нче дәрес. Н.Фәттахның «Ител суы ака торур» романында образлар системасы. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. 

Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәре буенча йомгаклау дәресе өчен тестлар.

3-5 нче дәресләр. Зөлфәт Хәким иҗаты. “Телсез күке” пьесасы эчтәлеге.

6 нчы дәрес. Фоат Садриевның «Таң җиле» романы.

10 нчы сыйныф

1 нче дәрес. 1920-1930 еллар татар әдәбияты. Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай”. Әдәбият теориясе. Гипербола. Шарж.

11 нче сыйныф

1 нче дәрес. Ренат Харис. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы.

2 нче дәрес. Ренат Харис. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасы.

3 нче дәрес. Ркаил Зәйдулла иҗаты + презентация

4-5 нче дәресләр. Марат Кәбиров иҗаты. «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте.

ТАТАР ТӨРКЕМЕ (82 НЧЕ КОД)

6 нчы сыйныф

1 нче дәрес. Ә.Еникинең тормышы һәм иҗаты

2 нче дәрес. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе. Хикәя жанры.

7 нче сыйныф

1 нче дәрес. Р.Низами  “Блокада хатирәсе”.

2 нче дәрес. М.Мәһдиевнең “Без — кырык беренче ел балалары” әсәре.

РУС ТӨРКЕМЕ (83 НЧЕ КОД)

Биремнәрне эшләгәч, җавапларыңны укытучыңа җибәр. Ә түбәндәге форма ярдәмендә син килеп туган техник кыенлыклар буенча киңәшләр ала аласың. Тизрәк җавап алу өчен, исемеңне, мәктәбеңне, сыйныфыңны, электрон адресыңны күрсәтергә онытма.

Комментарий өстәү