Татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.

 

Татар теле. Татар мәктәбе. 5 нче сыйныф.

1 нче дәрес.

Яңа тема белән танышыгыз.

Телнең сүзлек составы шул телдән файдаланучы халыкның үзара аралашуы һәм бүтән халыклар белән бергәләп яшәве нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ул-халык тарафыннан гасырлар буена тудырылган зур байлык.

Татар теленең лексик составы өзлексез үзгәреп тора. Аңа башка телләрдән дә сүзләр өстәлә. Без аларны алынма сүзләр дибез. Гарәп, фарсы телләреннән кергән алынмалар телебездә аеруча күп.

Шулай ук безнең инглиз, немец, француз, итальян, грек телләреннән кергән сүзләр дә телебездә урын алганнар.

Күнегүләр эшләгез.

Бирем 1.  СӘЛАМӘТЛЕК дигән  сүз эчендә тагы нинди сүзләр яшерелгән икән. Эзләп карагыз әле.

– Әлеге сүзләр дә, укучылар, кайсыдыр телләрдән кергән?

Бирем 2. Түбәндәге алынма сүзләр белән танышыгыз, һәрберсенең дөрес эйтелешен һәм язылышын үзләштерегез.Тиешле хәрефләрне куеп, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

Татар теленә гарәп теленнән: җомга, җәмәг…ть, ихтирам, кадер, китап;

Фарсы теленнән: базар, бакча, шә…әр, …өнәр, чат..р;

Рус теленнән: өстәл, кам..т, уҗ…м. канау;

Монгол теленнән: нарат, чаган, кияү, мә…ге кебек сүзләр кергән.

Өй эше эшләгез. «Сүзләр дуслыгы» дигән хикәя языгыз.

Комментарий өстәү