Өй эше балаларга шатлык китерәме?

 

09Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы,
Мөслим гимназиясенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүген мәгариф күптөрле үзгәрешләр кичерә. Укыту өлкәсендә яңадан–яңа технологияләр туып тора, экспериментлар бара. Ләкин дистәләрчә еллар чишелмәгән проблемалар һаман элеккечә кала бирә. Минем фикеремчә, шундыйларның иң үзәккә үткәне – өй эше бирү. Укучы мәктәптә 6 дәрес укый, һәр кергән укытучы аңа өеп-өеп өй эше бирә. Бу өй эшенә дәрестә аңлатылып бетмәгән материал да, тикшерелмәгән сорау да, эшләргә өлгермәгән күнегү-мәсьәләләр дә һәм, ниһаять, укытучының өй эше өчен планлаштырылган эшләре дә керә. Яшерен–батырын түгел, намуслы укучы боларны үтәп бетермичә йокларга ятмый. Ул төнге 1ләргә кадәр сузыла. Ә уртачарак баручы укучы аларга тотынып та карамый яки бер өлешен (җиңелрәген генә) эшләп куя. Нәтиҗәсе: дәрескә ярты сыйныф өй эшен үтәмичә килә, укучы һәм укытучы арасында конфликт туа, укучының мәктәпкә киләсе килми.
Үземнең хезмәтемдә мин әллә нинди яңалыклар ачам дип уйламыйм. Теләгем: яшь укытучыларга бу өлкәдә бераз гына булса да юнәлеш бирү, ярдәм итү. Чынлап та, уку хезмәте укытучы һәм укучы арасында бер-берсенә ышаныч, киләчәккә өмет тудырырга тиеш. Ә болар мәгарифтә элек-электән килгән традициягә — үзара аңлашуга, мәхәббәткә корылганда гына тормышка ашырыла. Өй эше – шуның аерылгысыз бер өлеше. Минем хезмәтемдә дә өй эше бирүнең төрле формалары күрсәтелде. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мавыгу-кызыксынуларын, дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып төзелде.

— Исегездәме, апа, “Өч Мәхмүт” хикәясен укыганнан соң, сез безгә “Өч Лилия” темасына хикәя язарга биргән идегез. Безнең сыйныфта өч Лилия бар иде бит. И рәхәтләндек тә соң шул өч Лилия турында язып.
Лилия исемле укучымнан килгән хаттан өзек бу.
Әйе, исемдә, бик исемдә! Ул хикәяләрне укып, үзем дә күпме канәгатьләнү хисе кичердем ич. Ә бит мондый өй эше бирү минем бер планда да язылмаган, алдан уйланылмаган да иде. Укучыларымның “Өч Мәхмүт” хикәясен үтә бер кызыксыну белән укуларын күрү, хикәя буенча тирән фикер йөртеп, акыллы нәтиҗәләр чыгарулары шуңа этәргәндер.
28 укучы утырган сыйныфта өч Лилия бар. Өчесе өч төрле. Өчесе дә матур, өчесе дә акыллы. Берсе уку буенча алдынгы, икенчесе спортта алдыра, өченчесенә биюдә тиңнәр юк. Менә шушы өч кыз турында язарга бирдем дә. Башта сыйныф тынып калды, аннан соң өч Лилиягә карадылар. Өч Лилиянең дә йөзенә, матур булып, кызыллык йөгерде. Бер мизгел – тынлык. Икенче мизгел – аптырау, гаҗәпләнү. Өченче мизгел – күзләрдә чаткылар кабынды һәм дәррәү көлеп җибәрделәр.
Шулвакыт кыңгырау шалтырады. Өй эше бирелгән. Дәрес тәмам.
Ул көнне укучыларым, 6 дәрес тәмамланганчы, өч Лилия турында шау-гөр килеп әңгәмә кордылар.
Икенче көнне дәрескә керүгә, барысы да кул күтәрә. Һәркемнең үз хикәясен укыйсы килә. Әкрен генә күзәтәм. Минем өч Лилиям ничек кабул иткән икән? Менә шатлык! Лилияләр, барысыннан да югарырак итеп, кул күтәрәләр.
Рәхәтләнеп укыдык без ул хикәяләрне! Балалар чын йөрәктән чыккан хисләрен язганнар. Әллә никадәр мисаллар китерелгән, күпме җылы сүз, дусларча шаярту бар иде анда. Шул иҗади эштән соң, балаларның бер-берсенә ихтирамы, игътибары артты, дуслык хисләре тирәнәйде.
Ләбибә Ихсанованың “Наил һәм Фаил” хикәясен укыйбыз. Әсәрдә сыйныф җитәкчесе Зоя Михайловна турындагы юлларны укып бетергәннән соң, укучылар, хәйләкәр елмаеп, миңа карыйлар. Сизеп торам: сыйныф җитәкчеләре турында сөйлиселәре килә. Алай гына да түгел икән әле, әсәр белән үзләре сыйныфы арасында тәңгәллек тапканнар икән, ләбаса! Сыйныф бүлмәләре укытучылар бүлмәсе белән янәшә генә. Әз генә шаяра башласалар да, укытучылар кисәтү ясый үзләренә, сыйныф җитәкчеләре Рушания Мохтаровнага җиткерәләр. Сыйныф җитәкчесе, әлбәттә, эндәшми кала алмый: кереп, тәрбия сәгатен башлап җибәрә. Менә бит! Әсәр белән никадәр охшашлык! Кәгазьгә генә төшерәсе кала. Икенче дәрескә “Безнең сыйныф җитәкчесе” темасына язып килгән иншаларны мин генә түгел, бөтен укытучылар рәхәтләнеп укый.

Укучыларым көннән-көн остара, каләмнәре шомара бара. Иҗади эшләрне шигъри юлларга салучылар күренә башлый. “Шулай берчакны…” темасына мәкалә язарга биргәч, Эльза исемле кыз 24 строфадан торган “Ипи салдым” исемле шаян шигырь язып килгән. Эльза шигырен укыганда, рәхәтләнеп көлделәр сыйныфташлары! Бигрәк кызык булган шул ипи салу кыйссасы.
Сигезенче сыйныфта тургайлар телендә язылган әсәр – “Туган ягым – яшел бишек” романы белән танышабыз… Беренче һәм икенче бүлекләрне сыйныфта укыйбыз.Өй эше бирәм:
1. Чана шуарга барырга;
2. Әсәрнең өченче һәм дүртенче бүлекләрен укырга.
Балалар аптырашып калалар. Чана шуу да өй эше була микәнни?
Дәресләр тәмамлангач, тауга без бергәләп китәбез. Бөтен җир ап-ак. Бу аклыктан күзләр чагыла… Балалар, шатланышып, тауга йөгерәләр. Менә без бергәләп таудан төшәбез. Кемдер егылып кала, кемнеңдер чанасы, кемнеңдер катасы үзеннән алдан түбәнгә оча. Беребезне беребез узарга тырышып, кар-буран туздырып, очабыз гына! Балалар рәхәтләнәләр : кар эчендә йөзәләр, тәгәриләр. Шатлыклы авазлар, шау-шу тынып тормый. Инде көн кичкә авышып килә.
— Әйдәгез, кайтабызмы? – дигән булам. Әмма берсенең дә кайтыр исәбе юк.
— Тагын бер генә шуыйк инде, — дигән балалар тагын, тагын шуалар. Иң еракка шуучыны билгели башлыйбыз. Караңгы төшкәндә, талчыккан аякларны көч-хәл белән сөйрәп, мышкылдап, өйләргә таралабыз. Укучыларым нишләр? Укып килә алырлармы, дип уйлыйм. Юкка борчылганмын икән. Икенче көнне укучыларым әсәрдәге чана шуу күренешен үзләреннән дә өстәп, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйлиләр. Әсәрдәге вакыйгалар белән кичәге хәлләр бергә кушыла: Гомәрләр, тешләк Хәкимҗаннар, Ахунҗаннар белән бергә без дә “чана шуа башлыйбыз”. Бу гади чана шуу гына түгел, бер-берсеннән бер гасырлап яшь аермасы булган ике балачакның “чана шууы”! Бу – могҗиза, бу – балаларга әйтеп-сөйләп аңлатып булмый торган шатлык! Хәзер инде алар Гомәрләр белән бергә “яши башлыйлар” Әсәрне алга таба тагын-тагын укыйсылары килә.

Укучыларым үскән саен, тагын да мавыктыргычрак алымнар эзләп табасым килә. Укыйм, эзләнәм. Яңа әсәрләр белән танышу дәвам итә. Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”н укыганнан соң, ирекле мәхәббәт турында бәхәсләшәбез. Фикерләр төрлечә. 20-25 ел элекке укучылар белән бүгенге укучыларның фикерләре арасында аермалар күп. Бүгенге укучы мәхәббәт турында иркенләп сөйли, үз фикерләрен кыю әйтә. Аңа өй эше итеп тә “Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән темага язып килергә кушу белән шаккаттыра алмыйсың, борынын гына җыерачак. “Мәхәббәт кайчан матур була?” темасына төрле буын вәкилләреннән интервью алырга кушам. Күңелләренә хуш килә. Икенче дәрескә алар әллә никадәр фикерләр җыеп, туплап киләләр. Нәтиҗә ясыйбыз. Иң яхшы интервью авторын билгелибез. Әби-бабайлар, әти-әниләр, укытучылар, күршеләрдән алган җаваплар укучыларда төрле фикерләр уята. Кайберләре белән килешеп тә бетмиләр. Үзләре белән кара-каршы сөйләшәселәре килә башлый.
-Әйдәгез, үзләрен мәктәпкә чакырыйк, — ди Миләүшә. Аның фикерен хуплыйлар. Айгөл 50 ел бергә яшәгән әбисе белән бабасын, Миләүшә ике әбисен, Илмир, Рамил, Рүзәл, Алсу әти-әниләрен чакырырга булалар. Шулай итеп, “Мәхәббәт һәм заман” дип аталган “Буыннар очрашуы” туа. Әти-әни,әби-бабай, балалар кызып-кызып бәхәсләшә башлыйлар. Бер мәсьәләдә уртак фикергә килсәләр, икенчесендә каршылыклы фикерләр туа. Шунысы куанычлы: бәхәс никадәр генә кызмасын, балалар өлкәннәрнең фикерләрен хөрмәт итә беләләр. Уртак нәтиҗә чыгарыла. Очрашуның иң югары ноктасы – һәр буынның яшьлегендә яратып җырлаган җырларын башкарулары булгандыр. Менә Салих бабай җырлый:
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Яшел болыннарга чыгасың.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсем.
Аның янәшәсендә утырган Мәдинә әби,кызарынып, аска карый, кулындагы кулъяулыгын бөтерә башлый.
Илмирның әнисе Синара ханым яшь чагында үзенең хисләрен:
Чәчәк җыеп, чәчәк тотып,
Мин килермен каршыңа… —
дип белдергән икән. Ул җырлаганда, Назыйм абыйның яшь егет чаклары исенә төшкәндер: күзләрендә бәхетле шатлык очкыннары кабынды.
Менә нинди көч икән ул мәхәббәт! Үзе көчле, ләкин оялчан; үзе бик кайнар, ләкин тыйнак; үзе яшерен, ләкин йөзгә, күзләргә чыга икән!
Унберенче сыйныфка җиткәндә, укучылар әсәрне, диңгез төбеннән мәрҗән эзләгән кебек укый башлыйлар. Табыш эзлиләр алар. Эзләнү–тикшеренү эше колач җәя. Рөстәм Мингалимнең исеме үк балаларда кызыксындыру тудыра торган “Өченче бүлмәдә эт яши” драмасын укырга кушам. Укучыларның игътибарын әсәрдә символларның күп булуы җәлеп итә. Өй эшенә дә символлорны табып, мәгънәләренә аңлатма бирергә кушам. Икенче дәрескә артык зур булмаган шушы драмадан 30лап символ табып, презентация әзерләп киләләр. Үзләренең табышларына куанган укучыларымның күзләрендә, йөзләрендә шатлык очкыннары уйный. Шундый зур хезмәтләре белән үзләренә генә түгел, миңа да никадәр зур сөенеч китергәннәрен аңлады микән алар. Өй эше укучыга гына түгел, укытучыга да шатлык китерсә генә, нәтиҗәле була шул. Ә безнең нәтиҗәләребез күз алдында. Рәхмәт сезгә, укучыларым! Сез — хезмәтемнең көзгесе. Ә мин ул көзгедә матур нәтиҗәләр күрәм. Рәхмәт.

Комментарий өстәү