Алинәбез — җиңүче!

 

alina_akmalovaБалаларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү һәм республика күләмендә таныту, шулай ук балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды 2013 нче елның гыйнвар-апрель айларында мәктәпләрдә шигырь иҗат итү конкурсы үткәрде. Конкурска тәкъдим ителгән шигырьләр рифма ясалышы ягыннан табышлы, ритмик яктан төзек, мөмкин кадәр образлы, ягъни сурәтләү чаралары – чагыштырулар, метафоралар, сынландырулар кулланып иҗат ителергә  тиеш иделәр.

Конкурс өч турда үткәрелде. Беренче тур мәктәрләрдә. Икенче тур мәгариф бүлегендә һәм иң яхшы шигырь язучы өч баланы ачыклап, алар турында мәгълүматны, аларның берәр шигырен өченче турда катнашу өчен 1 нче апрельдән дә соңга калмыйча Татарстан Язучылар берлегенә җибәрелде.

Инде шатлыклы мизгелләр: Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алинә Акмалова “Якын дус каләмем” шигыре белән җиңүче булды һәм 26 нчы апрель көнне Казанда үткәреләчәк Туган тел бәйрәмендә әлеге шигырен сөйләячәк. Алинәгә уңышлар телибез!

Комментарий өстәү